Ачык ишекләр көненә өлкәннәр һәм балалар чакырыла.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы ноябрь). 13-нче ноябрь көнне «Мәскәү» мәдәни үзәгендә балалар һәм өлкәннәр өчен Экоклубның ачык ишекләр көне узачак. Казанлыларга шәһәр утларының хайваннар тормышына ничек йогынты ясавы турында сөйләячәкләр.
Фикердәшләр белән аралашырга, акыл штурмы һәм иҗади дәресләрдә катнашырга, яңа белемнәр алырга һәм вакытны дустанә компаниядә уздырырга 12:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр мөмкин булачак.
Керү ирекле, әмма урыннар саны чикләнгән, +7(905)311-10-14 телефоны буенча язылу таләп ителә. Моннан тыш, «Мәскәү» мәдәни үзәгендә булганда QR-код һәм коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең башка таләпләрен үтәү кирәк, дип хәбәр ителә социаль челтәрләрдә «ЭкоЛогично» хәрәкәте битендә.