В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәйрәм 30 нчы августта узачак, керү ирекле, кайбер мәйданчыкларга теркәлергә кирәк
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы август). Б.Рәмиев исемендәге IT-парк туган көнен «0001Фест» программасы белән билгеләп үтәчәк. 30 нчы августта бәйрәм кунакларын фотозоналар, лекцияләр, концерт, мастер-класслар, кинофильмнар күрсәтү һәм түбәдә йога көтә. Фестиваль мәйданчыклар бөтен IT-парк буйлап урнашачак. Бәйрәмнең хедлайнерлары булып танылган спикерлар торачак.
Чараның нәни кунаклары өчен балалар IT-паркыннан мастер-класслар оештырыла: квадрокоптерларда узышлар, печенье әзерләү, шопперларга рәсем ясау һәм һава еланнары җибәрү.
Өлкәннәр өчен «лимонад йогасы» һәм хангада уен әзерләгәннәр (үзең белән келәм алырга кирәк). Технопаркның конференц-залында кино фанатлары «Кире» фильмын һәм «айтишные» сериалларын карый алачак.
Фестиваль 14:00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле, кайбер мәйданчыкларга теркәлергә кирәк. Оештыручылар тулы программаны һәм спикерларның исемнәрен соңрак ачачак, дип хәбәр итә IT-паркның матбугат хезмәте.