Вакыйгага 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге барлык теләүчеләр дә кушыла ала
Фото: Денис Гордийко
Форум кунакларын өч тематик көн көтә: 29 нчы сентябрьне – цифрлы гигиенага, 30 нчы сентябрьне психологик куркынычсызлыкка багышлыйлар, ә 1 нче октябрьдә катнашучылар буллингны җиңәргә ярдәм итүче практикалар һәм проектлар белән танышалар.
Форумга офлайн һәм онлайн кушылырга мөмкин булачак. Сайтта теркәлү 27 нче сентябрьгә кадәр бара. Тест нәтиҗәләре буенча квалификация күтәрү программасында катнашучылар өчен сертификат каралган, дип хәбәр иттеләр ТР Яшьләр эшләре министрлыгында.
Узган ел «Конструктив» форумы 1,2 меңгә якын кешене берләштерде, аларның 157 се офлайн катнашты. Чара программасы 32 дән артык лекция, дискуссия, мастер-класслар, практикумнар, тренингларны үз эченә ала.
Форумны Татарстанның Иҗади яшьләр академиясе республиканың Яшьләр министрлыгы белән берлектә ТРда Террорчылыкка каршы комиссия аппараты ярдәме белән үткәрә. Вакыйганың партнеры – «Татнефть» хәйрия фонды.