Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.07.2019, 09:00

Аккошлар, китап, йөрәк һәм зур шарлар: Казанда күләмле композицияләр чәчәк атты

Быел җәй Казанда яңа күләмле чәчәк композицияләре барлыкка килде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче июль, Алинә Бережная). Быел җәй Казанда яңа күләмле чәчәк композицияләре барлыкка килде, алар шәһәрнең чын бизәгенә әверелде. KZN.RU порталы Казан халкы һәм кунаклары матур фотографияләр ясый алачак яңа арт-объектлар турында сөйли.

Шарлар

Казан Кремле диварлары янындагы яшел чирәмлектә, шулай ук Карл Марк һәм Николай Ершов урамнары киселешендә 1, 1,5 һәм 2 метрлы диаметрлы зур чәчәк шарлары урнаштырылган.

24 фигураны төзегәндә берьеллык петуния кулланылган. Чәчәк скульптуралары төнлә светодиод гирлянда белән яктыртыла. Композициянең идеясе - шәһәрнең чәчәккә күмелгән киләчәге.

Йөрәк

Меңьеллык мәйданын йөрәк формасындагы өч күләмле фигура бизи. Арт-объект өчен урын очраклы гына сайланмаган - Кремль диварлары астында шәһәр халкы һәм кунаклары йөрергә ярата. Композиция Казанның дустанә һәм кунакчыллыгын гәүдәләндерә.

Фигураларның биеклеге - 4 метр. Йөрәкләрнең каркасы грунт белән тутырылган һәм берьеллык үсемлекләр утыртылган. Кичке вакытта йөрәк архитектур яктырткыч белән яктыртыла.

Аркалар

Чәчәк аркалары Универсиада авылыннан ерак түгел Парин урамында урнаштырылган. Фигура каркасы металл битләрдән ясалган. Ал петунияләр белән бизәлгән аркалар күперләргә охшаган, алар астында әйтерсең лә сары һәм кызгылт-сары бәрхет-чәчәкләр «ага». Берьеллык үсемлекләр хисабына аркалар бик зур күренә.

Могҗизалар аллеясы

«Әкият» курчак театры каршындагы мәйданчыкта «Чәчәк фестивале» кысаларында урнаштырылган композицияләр арасында чын «Могҗизалар аллеясы» барлыкка килде, аның төп геройлары – «Алисә могҗизалар илендә» әкияте персонажлары Алисә, Чеширский мәче һәм Ак куян.

Фигуралар чын кебек күренә, алар белән шәһәрлеләр бик теләп фотога төшә. Композицияне узган ел ук «Чәчәк фестивале» вакытында барлыкка килгән 6 метрлы чәчәкле баобаб тулыландыра.

Пирамидалар

Пирамида рәвешендәге 14 фигура Ташаяк һәм Парин урамнарында урнаштырылган. Бер фигураның биеклеге - 2 метр, диаметры – 0,8 метр.

Фигуралар грунт белән тутырылган һәм берьеллык үсемлекләр белән бизәлгән. Пирамидалар бер линиягә тезелгән һәм автоматик су сибү системасы белән җиһазландырылган.

Бубликлар

Казанны сигез «бублик» та бизәде. Күләмле фигуралар Казан Кремле территориясендә һәм Танк боҗрасында урнаштырылган. Арт-объектлар берьеллык үсемлекләрдән эшләнгән. «Бубликлар»да утыртылган кызыл петунияләр фигураларны күләмле итеп күрсәтә.

Ромбалар

Төньяк вокзалы янында Дементьев урамында кунакларны 6 ромба каршы ала. Фигуралар грунт белән тутырылган һәм берьеллык үсемлекләр белән бизәлгән. Ромбаның ике ягы Казанның истәлекле урыннары - Сөембикә манарасы, Казан Кремле, Благовещение соборы, «Казан» гаилә үзәге һәм шәһәрнең башка матур урыннары белән бизәлгән.

Дөнья синең кулда

Казан елга портының күләмле фигурасы күгәрченне – тынычлык һәм татулык символын тоткан ике кулдан торган композициядән гыйбарәт. Арт-объектны сары, кызыл һәм яшел берьеллык үсемлекләрдән торган чәчәкле салават күпере тулыландыра. Фигураның итәгенә чәчәкләр утыртылган, алар фигураны үтеп баручылар өчен тагын да кызыклырак итә.

Ромашкалар

Татарстан һәм Габдулла Тукай урамнары киселешендә кечкенә генә скверда өч ромашкадан торган композиция урнаштырылган. Башка фигуралардан аермалы буларак, композиция чәчәктән түгел, металлдан эшләнгән. Конструкцияләрнең биеклеге 2 һәм 3 метрны тәшкил итә.

Алмаз һәм Алтын

Меңьеллык мәйданында WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты талисманнары Алмаз һәм Алтын урнаштырылган. Күләмле чәчәк композицияләре биеклеге 3 метрны тәшкил итә. Фигуралар берьеллык үсемлекләрдән ясалган, геройларның йөзләре, кул чуклары һәм күзлекләре металлопластиктан эшләнгән. Кичке вакытта фигуралар яна. Яңа арт-объектны Казан халкы һәм кунаклары бәяләде инде, алар Алмаз һәм Алтын фигуралары янында бик актив фотога төшәләр.

Аккошлар

Г. Тукай исемендәге филармониядән ерак түгел Павлюхин урамында ике аккоштан торган композиция урнаштырылган. Фигураның биеклеге 2,5 метр тәшкил итә. Ике кош, мәхәббәт һәм тугрылык символлары, бер-берсенә баш иеп торалар. Аккошлар астында утыртылган зәңгәр чәчәкләр кошлар йөзгән су өслеген хәтерләтә.

Китаплар

Изге Рамазан ае тәмамлану хөрмәтенә Казанның Киров һәм Мәскәү районнарының Коләхмәтов урамындагы «Ярдәм» мәчете каршында ачык Коръән рәвешендә чәчәк композициясе пәйда булды. Изге Китапның тексты ак һәм кызыл төстәге бегонияләр белән «язылган». Арт-объектның биеклеге - 5 метр.

Фоторепортаж
Казанда күләмле композицияләр чәчәк атты
Барлык яңалыклар