В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кош “Кама трофее” комплекс территориясендәге буада яшәячәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче июль). “Черек күл” паркында яшәгән Австралия кара аккошы Зигфридның Кама Тамагында, Кама трофее” комплекс территориясендәге буада, яңа йорты барлыкка киләчәк.
Июльдә булган вакыйгадан соң Зигфрид кыргый кошлар реабилитацияләнү үзәгенә озатылган иде. Әлегә кадәр ул орнитологлар һәм үзәк хезмәткәрләре күзәтүе астында торды. Өч атна эчендә ул профилактик дәвалау курсы һәм кошлар гриппына тикшеренү үтте, аңа шулай ук тиешле прививкалар ясалды. Хәзер Үзәктә кошны суга җибәрү өчен әзерлек эшләре тәмамлана.
“Кама трофее” комплексында Зигфридка уңайлы һәм куркынычсыз тормыш өчен барлык шартлар да булачак, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.