Узган атнада ТР башкаласында 403 бала туган
Фото: Денис Гордийко
Балаларга аеруча да Марк, Андрей, Александр, Әмир, Кәрим, Матвей, Әминә, Василиса, Ева, София, Мирослава, Ләйлә исемнәре яратып кушылган.
Арвин, Лавий, Рунар, Матфей, Газинур, Закир, Арчил, Салман, Газ, Таир, Айсаф, Каролина, Рейнира, Микаэла, Тамина, Мияна, Энҗе, Лаура, Реана, Абигель, Анель кебек сирәк исемнәр дә булган.
Шулай ук ТР башкаласында узган атнада 209 пар никахларын теркәгән, дип хәбәр иттеләр Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә.