2019 елда республика юлларында 4525 һәлакәт теркәлгән, аларда 369 кеше һәлак булган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче февраль, Алинә Бережная). Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләре саны кимүе күзәтелә. 2019 елда республика юлларында 4525 һәлакәт теркәлгән, аларда 369 кеше һәлак булган. Корбаннар арасында - 129 машина йөртүче, 109 пассажир һәм 131 җәяүле. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу (каршы як полосага чыгу һәм тизлекне арттыру) аварияләрнең иң еш күзәтелә торган сәбәбе булып тора. Бу статистиканы бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов җиткерде.
Спикер билгеләп үткәнчә, республикада исерек хәлдә булган, машина йөртү таныклыгы булмаган яки аннан мәхрүм ителгән машина йөртүчеләр, шулай ук автобус йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан аварияләр саны кимегән.
Әмма җәяүлеләр катнашындагы аварияләр мәсьәләсе кискен тора. Республиканың юл хәрәкәте иминлеге баш инспекторы сүзләренә караганда, җәяүлеләрне күпчелек очракта тәүлекнең караңгы вакытында бәрдергәннәр. Узган ел республикада шундый 588 авария булган, 99 җәяүле үлгән. «Бер генә зыян күрүчедә дә яктылыкны кире кайтаручы элемент булмаган, – дип ассызыклады Л.Габдрахманов. – Торак пунктта яки аннан читтә йөрисеңме - мөһим түгел, җәяүлеләр тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаргыч элементлар тагарга тиеш. Тормышны саклап кала ала торган нәрсә бу».
Җәяүлеләр кичү урыннарында бәхетсезлек очраклары да теркәлгән, андый аварияләрдә 27 кеше һәлак булган. «Монда җәяүлеләр кичү юлына якынайганда тизлекне киметмәүчеләр дә, җәяүлеләр үзләре дә гаепле», – дип билгеләп үтте Л.Габдрахманов. Аның сүзләренә караганда, узган ел 150 җәяүлеләр кичүендә рус һәм татар телләрендә кисәтү язулары беркетелгән.
Балалар катнашында юл-транспорт һәлакәте аерым контроль астында тора. Бер ел эчендә юлларда 19 балигъ булмаган бала һәлак булган, шуларның 14-е - транспорт чаралары пассажирлары. Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча, 7 яшькә кадәрге бала бары тик балалар өчен махсус җайланмада гына йөрергә тиеш, дип искәртте Л.Габдрахманов. Шулай ук республика юлларында балаларның игътибарсызлыгы аркасында үлү очраклары да билгеләп үтелде. Велосипедларда 2 бала юл-транспорт һәлакәте корбаны булган. «Бүген мәктәпләрдә гомуми белем бирү программасы әйләнә-тирә дөнья, тормыш иминлеге нигезләре дәресләре кысаларында һәм сыйныф сәгатьләрендә генә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүне күздә тота. Бу бик аз. Юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен сабый чактан өйрәнергә кирәк, балаларга әлеге кагыйдәләрне сеңдерү – безнең уртак бурычыбыз, һәм, әлбәттә, ата-аналар балалар өчен төп үрнәк булырга тиеш», - дип ассызыклады спикер.
Республика автомәктәпләрендә белем бирүнең нәтиҗәлелеген дә арттыру планлаштырыла. 2019 елда ике елга якын стажлы машина йөртүчеләр гаебе белән 31 кеше һәлак булган. «Автомәктәпләрдә контроль көчәйтеләчәк, планлы һәм планлы булмаган тикшерүләр саны арттырылачак, болар барысы да автомәктәпләрдә уку процессын нәтиҗәлерәк итәргә мөмкинлек бирәчәк», – дип белдерде республиканың юл хәрәкәте куркынычсызлыгы баш инспекторы.
Агымдагы елда юллардагы хәлләр турында сөйләгәндә, Л.Габдрахманов гыйнварның уңышсыз башлануын билгеләп үтте – юл-транспорт һәлакәтләре саны 2019 ел белән чагыштырганда 30-га арткан, аварияләрдә 4 кеше үлгән, 31 зыян күргән.
Исегезгә төшерәбез, республикада юл хәрәкәте иминлеге стратегиясе гамәлдә, аның ярдәмендә 2024 елга юлларда үлүчеләр саны 3,5 тапкырга кимергә тиеш.