Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.05.2021, 13:45

Л.Фазлыева: «175 номерлы гимназиянең балалары һәм укытучылары дөрес гамәлләр кылган»

ТР вице-премьеры билгеләп үткәнчә, бу зыян күрүчеләрнең күбрәк саныннан котылырга мөмкинлек бирде.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU,12-нче май, Алинә Бережная). Укытучыларның һәм 175-нче номерлы гимназия укучыларының килешеп эшләве аркасында зыян күрүчеләрнең күбесе качып кала алды, дип билгеләп үтте “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

«Балаларның гамәлләре дөрес дип бәяләнде. Алар эвакуациянең нәрсә икәнен һәм үзеңне ничек тотарга икәнен белгәннәр. Укучылар укытучыларны берсүзсез тыңладылар һәм барлык бурычларны үтәделәр, бу корбаннар санын киметергә ярдәм итте», – дип ассызыклады Ләйлә Фазлыева.

Үз чиратында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр иткәнчә, 175-нче номерлы гимназиянең куркынычсызлык паспорты бар, анда хезмәткәрләрнең, администрациянең, педагоглар коллективының, балаларның барлык гамәлләре язылган. Мәктәп бинасы сөйләм хәбәре, видеокүзәтү системасы, полицияне ашыгыч чакыру төймәсе, металлодетекторлар, шулай ук керү мөмкинлеген контрольдә тоту системасы белән җиһазланган булган, бу каравылчыга үз вакытында ишекләрне блокларга мөмкинлек биргән.

«Укытучыларның, директорның барлык гамәлләре дөрес иде. Иминлек паспортында язылган план тулаем алганда үтәлде. Гимназия директоры громкоговоритель буенча, сыйныфларда кабинетлар бикләнсен дип игълан итә. Ни өчен 8 «А» ачык булган, әлегә аңлашылмый, моны тикшерү органнары тикшерә», – дип билгеләп үтте министр, республиканың барлык мәктәпләрендә куркынычсызлык контролен көчәйтәчәкләрен кисәтеп.

Ләйлә Фазлыева, Татарстанның барлык мәктәпләре дә «тревога төймәсе» белән җиһазландырылган, бу объектка чыгу кирәклеге турында ашыгыч хезмәтләргә хәбәр итүнең төп ысулларыннан берсе, дип өстәде. «Кешеләрне мәгариф учреждениесеннән эвакуацияләү – бу бик җитди эш. Персоналның гамәлләре бөтен уку елы дәвамында өйрәнелә. Эвакуация юллары балаларга да, укытучыларга да таныш булырга тиеш», – дип хәбәр итте ул.

Барлык яңалыклар