В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган атна белән чагыштырганда йоктыруның яңа очраклары 30% ка диярлек кимегән.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче март, Дмитрий Никитин). Татарстанда авыру темпларының кимүе күзәтелә. Алдагы атна белән чагыштырганда, йоктыруның яңа очраклары саны 30% ка диярлек кимегән. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков билгеләп үткәнчә, Татарстан хастаханәләрендәге вәзгыять тотрыклы булып кала бирә. Республикада барлыгы халыкның 81% тан артыгы вакцинацияләнгән. Кабат вакцинацияне 255 мең 104 кеше узган – бу план күрсәткеченең 30,24 % ы. «Складларда 208 мең 281 берәмлек вакцина бар, шуңа күрә дефицит турында борчылырга кирәкми», – дип ассызыклады ул.
Л.Авдонина сүзләренчә, соңгы тәүлек эчендә мәктәпләрдә дәресләргә 259 бала кертелмәгән. Сентябрь башыннан бирле 49 мең 417 укучы авырган. «Республикада респиратор вирус авырулары таралу аркасында ябылган мәктәпләр һәм карантиндагы сыйныфлар юк», – дип өстәде ул.
Республикада грипп йоктыру очраклары кимүен дә билгеләп үтәргә кирәк. «Авыру дәрәҗәсе соңгы ике атнада шактый кимеде. Узган атнада грипп вирусы белән авыруның 1 очрагы гына ачыкланган. Бөтен эпидемиологик сезон эчендә 870 очрак теркәлгән», – дип ачыклык кертте Любовь Авдонина.
Күзәтүләр башланганнан бирле Татарстанда COVID-19 белән авыруның барлыгы 123 мең 9 очрагы ачыкланган. Соңгы тәүлек эчендә зарарлануның 1 мең 685 яңа очрагы теркәлгән, шул ук вакытта республикада 4397 кеше савыккан. Гомумән алганда, коронавируска 5 миллионнан артык тест үткәрелгән.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә 89 мең 174 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 16 млн 775 мең 24 очрак ачыкланган, 14 млн 263 мең 191 кеше сәламәтләнгән.
Эпидемиологик чаралар йомшартылуга карамастан, Татарстанда көн саен ковидка каршы чикләүләрне бозу очракларын ачыклау буенча тикшерүләр үткәрелә. «Соңгы атнада 86 хокук бозу очрагы ачыкланды, 507 мең сумнан артык административ штрафлар салынды», – дип хәбәр итте Любовь Авдонина.
Исегезгә төшерәбез, коронавируска каршы прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Алар мәдәният учреждениеләрендә һәм сәүдә үзәкләрендә урнашкан, адреслары һәм эш режимы KZN.RU порталында урнаштырылган.