В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
“Тәмле Казан” фестивалендә 60 кафе, ресторан һәм фермерлар катнаша.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче май, Екатерина Виславская). Үзенчәлекле ризыклар, эко-тәм-томнар һәм фермер азык-төлеге белән казанлылар ике көн дәвамында, 12 һәм 13 майда, Меңьеллык паркында сыйлана ала. Бүген биредә Татарстанның иң төп гастрономик вакыйгасы “Тәмле Казан” фестивале үтә.
Өченче ел рәттән фестиваль яңа мәйданда үтә: 2016 елда Иске Татар бистәсендә, 2017 елда “Казан” гаилә үзәге территориясендә булса, быел - Меңьеллык паркында. Шәһәр үзәгендәге бу территория волейбол буенча “Дүрт финалы” Чемпионнар лигасының җанатарлар зонасы булды.
“Һәркем биредә үзенә ошаганын таба ала. Монда кичкә кадәр торырга мөмкин: ашарга, күңел ачарга һәм ял итәргә. Барыгызгы да яхшы кәефләр телим”, - диде рәсми ачылыш барышында Туризм үсешенә булышлык итү комитеты директоры Дарья Санникова.
Тантанада шулай ук ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры һәм Казан һәм Татарстанның рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе идарәсе рәисе Зөфәр Гаязов катнаша.
Парк аллеяларында агачтан ясалган киосклар урнаштырылган, аларда 46 җәмәгать туклануы объекты үзләренең иң яхшы ашамлыкларын тәкъдим итә. Биредә гадәти ризык – сэндвичлар, шашлык, кофе, тәм-төм, пылау, пелмән, пицца, салатлар – очратырга мөмкин. Үзенчәлекле ашамлыклар да бар, мәслән, фалафель яисә ананас белән бургерлар, кыздырылган туңдырма.
Фестиваль вакытына парк берничә тематик зонага бүленгән, кафеларда ерак түгел фермер ярминкәсе үткәрелә. 10-нан артык җитешерүче ипи, ит ярымфабрикатлары, сөт ризыклары һәм сырлар сата.
Фестивальдә “Шәһәрнең иң яхшы рестораны” өчен тавыш бирәләр. Нәтиҗәләр 13 май көнне 12.00 сәгатьтә чыгарылачак. Моннан кала, сәхнәдә бер-бер артлы кулинар мастер-класслар һәм лекцияләр үтә. Чирәмлектә балалар өчен зона эшли.