Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.12.2019, 11:31

Казанда «КышДаКар-фест»: пешерелгән үрдәк, имбир прәннекләр һәм өйдә әзерләнгән шоколад

Кышкы фестиваль Татарстан башкаласында ике мәйданчыкта узачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы декабрь, Алинә Бережная). Казанда икенче кышкы «КышДаКар-фест» фестивале берьюлы ике мәйданчыкта – Бауман урамында «Кремль» метро станциясе янында һәм «Казан» гаилә үзәге янында узачак. 25-нче декабрьдә ачыла торган яңа ел ярминкәсендә килүчеләр якыннарына уникаль товарлар яки бүләкләр сатып ала, татар милли ашларын һәм дөньяның башка кухняларын татып карый алачак. Тулырак мәгълүматлар турында Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе вакытында Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова сөйләде.

«Быел ике локация оештырылуы дөрес, бу - килүчеләр саны буенча иң җанлы мәйданчыклар. Барлык ярминкәләрдә дә уңышлы эш алып барылуын телим», – диде Казан Мэры Илсур Метшин.

Д.Санникова, узган елдагы кебек үк, «КышДаКар-фест»та үз продукциясен җирле фермерлар һәм сувенир җитештерүчеләр тәкъдим итәчәк, дип билгеләп үтте. «Безнең катнашучылар уникаль продукция җитештереп кенә калмыйча, республикадан читтә дә үз товарларын уңышлы тәкъдим итеп, Татарстанның «алтын» потенциалын тәшкил итәләр», – дип билгеләп үтте Д.Санникова.

Шулай итеп, килүчеләр милли рецепт буенча пешерелгән үрдәк, имбир прәннекләре, үлән чәенең төрле төрләре, кофе, өйңәәзерләнгән шоколад һәм башка тәм-томнар сатып ала алачаклар. Монда сырларның киң ассортименты тәкъдим ителәчәк – каты, йомшак, тәмләткечләр белән һәм башкалар.

Фестивальдә хуш исле чәй һәм глинтвейн белән җылынырга мөмкин булачак. Мәйданчыкларда самавырлар белән өстәлләр оештырылачак.

Фестивальдә мастер-класслар, конкурслар һәм акцияләр узачак, махсус балалар зонасы оештырылачак – «Казан» гаилә үзәге янында Хаски этләре җигелгән чаналарда шуу планлаштырылган, ә Бауман урамында атларда йөрү оештырылачак. Биредә үк бәйрәм кунаклары илнең теләсә кайсы почмагында яшәүче дусларына бәйрәм открыткасы җибәрә алачаклар.

Бауман урамындагы яңа ел ярминкәсе кунакларны 25-нче декабрьдән 7-нче гыйнварга кадәр, 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр көтә. Казан гаилә үзәге янындагы мәйданчык 27-нче декабрьдән 7-нче гыйнварга кадәр, шулай ук 12.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 16.12.2019
Видеорепортаж
16.12.2019 10:43
«КышДаКар-фест» Бауман урамында һәм «Казан» гаилә үзәге янында узачак
Барлык яңалыклар