Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.01.2019, 15:19

"КышДаКар-фест" Казанның үзәгендә үз эшен дәвам итә

7 гыйнварга кадәр ярминкәдә гадәти булмаган товарлар белән танышырга, конкурсларда һәм мастер-классларда катнашырга мөмкин.

(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче гыйнвар). Казанда "КышДаКар-фест" кышкы фестиваль дәвам итә. 7 гыйнварга кадәр Петербург урамындагы "Кольцо" сәүдә үзәге һәм "Татарстан" кунакханәсе арасында сәүдә рәтләре урнаштырылган, анда шәһәр халкы һәм кунаклары төрле сувенирлар, фермер продуктлары сатып ала һәм мастер-классларда катнаша ала.

Фестивальдә тәкъдим ителгән гадәти булмаган товарлар белән танышырга һәм төрле бәйгеләрдә һәм мастер-классларда көн саен 12.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр катнашырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, сувенирларны һәм фермер продукциясен сатып алучыларның барысы да автомат рәвештә викторинада катнаша, анда җиңүче фермер продукциясе кәрҗиненә ия булачак.

Моннан тыш, Казан кунаклары бүләккә 5 кг какланган ат ите дә алырга мөмкин. 1 гыйнварда фестиваль кысаларында конкурс старт алды. Анда башка шәһәрләрдән килгән сәяхәтчеләр катнаша алачак. Бәйге GoKazan Instagram социаль челтәрендә үткәрелә. Бәйгедә катнашу өчен казанлыларга фестивальгә башка шәһәрләрдән ике һәм аннан да күбрәк дусларын чакырырга кирәк, алар анда фотолар ясарга һәм #кышдакарфест, #всевказань, #казаньгостеприимная хештеглары белән социаль челтәрләргә урнаштырырга тиеш. 7 гыйнвардан соң очраклы саннар генераторы ярдәмендә җиңүче сайланачак, аңа биш килограмм казылык бүләк ителәчәк.

Барлык яңалыклар