Программада: аниматорлар белән уеннар, мультфильмнар күрсәтү һәм музыкаль чыгыш
Шәһәр һәм республика көнендә «Елмай» балалар паркын ачуда Казан халкын һәм кунакларны бәйрәм программасы көтә. Килүчеләрне 10:00 сәгатьтән көтәчәкләр, дип хәбәр итә парклар һәм скверлар дирекциясе.
Парк территориясендә төрле форматтагы шәһәр чаралары өчен сәхнәсе булган зур зона барлыкка киләчәк. 10:30 да сәхнәгә Казанның балалар иҗат коллективлары чыгачак. Ә 14:00 сәгатьтән экранда мультфильмнар күрсәтәчәкләр.
Көн дәвамында аниматорлар һәм квестлар балаларның күңелен ачачак. Ә кичен яңа парк кунакларын музыкаль тамаша көтә.
11:00, 13:00 һәм 14:00 сәгатьтә кафеда балалар өчен кулинария мастер-класслары уздырылачак. Балалар әзер имбир печеньеларын бизи алачак, барлык кирәкле материалларны һәм форманы шунда бирәчәкләр.
Паркның ябык павильонында ел әйләнәсе «Архибалалар» берләшмәсе һәм «Смены»дан балалар китап кибете резидентлары эшләячәк. Беренчеләре балалар, яшүсмерләр һәм яшь өлкәннәр өчен столярлык остаханәсе, буяу һәм лекцияләр залы булган күп функцияле киңлекне эшләтеп җибәрәчәк.
13:00 һәм 15:00 сәгатьтә биредә агач белән эшләү һәм әйберләрне кастомизацияләү буенча мастер-класслар узачак. «Архибалалар» командасы Казан архитектурасына багышланган арт-объект та җыячак.
Рәссам Наталья Демьяненко «Минем йортым суда» күргәзмәсен тәкъдим итәчәк. Экспозиция бөтен дөнья буйлап кешеләрнең суда — салам утрауларында, йөзә торган сарайларда, диңгез фермаларында, елга дебаркадерларында, хаусботларда, баржаларда, кварталларда һәм тулы бер шәһәрләрдә ничек яшәве турында сөйләячәк.
Шулай ук Шәһәр һәм республика көнендә шәһәр халкын яңартылган Фукс бакчасында ике экскурсия көтә. Аны туган якны өйрәнүче һәм экскурсовод Марк Шишкин үткәрәчәк. Башлану вакыты – 12:00. Экскурсовод Фукс скверының тарихы: аның тирә-ягы нәрсәсе белән танылган, ни өчен бу урын профессор исемен йөртә һәм скверның мәдәнияттә нинди эз калдыруы турында сөйләячәк.
Ә 13:30 да «Даруханә бакчасы» ботаника бакчасының (Мәскәү шәһәре) ландшафт архитекторы, реконструкцияләнгән Фукс бакчасын яшелләндерү концепциясе авторы Артем Паршин сквер дендрологиясенең үзенчәлекләре турында сөйләячәк.
Мастер-классларда һәм экскурсияләрдә катнашу өчен сылтама буенча теркәлү узарга кирәк. Әлеге активлыкларда катнашучылар саны чикләнгән.