Катнашу өчен алдан теркәлү кирәк
Якшәмбе, 1 сентябрьдә, «Россия – минем тарихым» тарихи паркы Казан халкын һәм кунакларын яңа уку елы стартын бәйрәм итәргә чакыра. Белем көнендә катнашучылар өчен экскурсия, квест, мастер-класс үткәреләчәк, шулай ук иҗади зона булдырылачак.
Бәйрәм программасы 11:00 сәгатьтә «Белем көне: IX-XIX гасырларда Россия мәгарифе» тематик экскурсиясе белән ачылачак. Аның барышында парк хезмәткәрләре белем алу кайчан һәркемгә ачык була башлады, ни өчен хатын-кызларның югары белем алу хокукы XIX гасырда гына барлыкка килде яки Ломоносов ничек итеп МДУ ача алды кебек иң еш бирелә торган сорауларга җавап бирәчәк.
12:00 дә «Белем кыңгыравы» мастер-классы узачак. Экскурсоводлар белән берлектә балалар теләсә-кайсы мәктәп линейкасының төп символын ясаячак. Ә 13:30 да кунаклар өчен бушлай «Казан мәчесе әкиятләре» квесты үткәреләчәк. Катнашучылар командада эшләячәк, пазллар җыячак һәм ребуслар чишәчәк.
Көн дәвамында, 11:00 дән 16:00 гә кадәр, паркта «Мин рәсем ясыйм» иҗади зонасы эшләячәк. Биредә балалар һәм ата-аналар өчен мәктәп тематикасына материаллар урнаштырылачак – һәркем үзенең иҗади сәләтен күрсәтә алачак.
Катнашу өчен +7(962)571-30-27 телефоны буенча язылырга кирәк. Чара Оренбург тракты, 8 йорт, 1 нче павильон адресы буенча узачак.