В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Элегрәк өстәмә поездлар 2023 ел ахырына кадәр билгеләнгән дип хәбәр ителгән иде
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы декабрь). Җомга шәһәр яны поездларының Казан белән Шәмәрдән арасында йөрүе пассажирларга уңайлы булсын өчен 14 нче июньгә кадәр озайтылды. Элегрәк өстәмә поездлар 2023 ел ахырына кадәр билгеләнгән дип хәбәр ителгән иде.
Казан станциясеннән поезд 14:58 сәгатьтә китәчәк, Шәмәрдән станциясенә килү 16:53 сәгатьтә көтелә. Казан станциясенә кире юнәлештә поезд 17:12 дә китәчәк һәм 19:12 дә киләчәк.
Тулырак мәгълүматны +7(937)625-04-33 телефоны (шалтыратулар тәүлек әйләнәсе кабул ителә), сайтта һәм «Россия тимер юллары пассажирларга» мобиль кушымтасында белергә мөмкин.