Казаннан пенсионер хатын алдакчыларның хәйләләренә эләккән һәм 120 мең сум югалткан. Аферачылар гадәти схема буенча эш иткән.
90 яшьлек хатын-кыз сүзләренчә, 20 гыйнварда аңа билгесез кешеләр аның исеменә кредитлар рәсмиләштерергә тырышалар дип хәбәр иткәннәр. Пенсионер хатынга акчаларны имин хисап язмасына күчерергә тәкъдим итткәннәр. Хатын шалтыратучыларның сүзләренә ышанган һәм курьер кызга үзенең акчаларын тапшырган.
Шикләнелүчене хокук саклау органнары хезмәткәрләре яшәү урыны буенча тоткарлаган. 24 яшьлек кыз үз гаебен тулысынча таныды. Ул бүләк сыйфатында үзенә алынган сумманың зур булмаган процентын калдырганлыгын сөйләде. Җинаятьчеләрнең җинаятьтәше читкә китмәү һәм үз-үзен тиеш тәртиптә тоту турында язу астында тора.
«Савиново» полиция бүлеге хезмәткәрләре башка шикләнелүчеләрне эзли, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.