Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.06.2022, 14:38

«Безнең ишегалды» программасы кураторы татарстанлыларга йорт яны территорияләрен төзекләндерү турында сөйләячәк

Туры эфирда Арина Петрова республика халкының еш бирелә торган сорауларына җавап бирәчәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче июнь). 24 нче июньдә «Безнең ишегалды» республика программасы кураторы Арина Петрова туры эфир уздырачак, аның барышында йорт яны территорияләрен төзекләндерү турында сөйләячәк һәм халык сорауларына җавап бирәчәк.

Спикер йорт яны территорияләрен төзекләндерү схемасына татарстанлыларның кайчан һәм ничек үзгәрешләр кертә алулары, йортларда яшәүчеләр белән ничә очрашу узуы, үз фикерләрең белән кайда уртаклашырга мөмкин булуы һәм халык архитекторларга барыннан да ешрак нәрсә тәкъдим итүе турында сөйләячәк. Моннан тыш, тыңлаучылар комментарийларда үз сорауларын бирә алалар, дип хәбәр итте «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фондының матбугат хезмәте.

Туры эфир 14:00 сәгатьтә башлана. Трансляция «Безнең ишегалды» программасының Telegram-каналында узачак.

Исегезгә төшерәбез, программа 2020 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча старт алды. Узган ике ел эчендә Казанда 1,5 млн кв.м асфальт-бетон өслекле 890 йорт ишегалды төзекләндерелгән. Яхшырту 200 мең кешегә кагылган.

Ишегалдын төзекләндерү яки программа буенча сораулар белән тәүлек буе эшли торган +7 (800)275-20-20 кайнар линия телефонына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Сораулар шулай ук Telegram-ботта (@nash_dvor_bot) кабул ителә.

Ишегалдының программага керүе-кермәвен dvor.tatar рәсми сайтында белергә мөмкин. «ТР ишегалларын төзекләндерү картасы» пунктында Татарстан картасы күрсәтелә, анда программага кергән ишегаллары төрле төстәге билгеләр белән билгеләнгән. Сулда – адреслар эзләү өчен меню һәм төсләрнең билгеләнеше буенча күрсәтмә.

Барлык яңалыклар