Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.11.2020, 14:00

«Игелекле дулкын» мәдәни-хәйрия фестивале Казанда бәйрәм концерты белән ачылачак

Сайлап алу турларында җиңгән балаларның чыгышларын бөтен дөньядан тамашачылар онлайн режимда карый алачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче ноябрь, Ксения Швецова). Казанда «Игелекле дулкын» мәдәни-хәйрия фестивале ачыла. Дүртенче ел рәттән ул бөтен Россиядән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән талантлы балаларны җыя. Иртәгә Татарстан башкаласында беренче төбәк сайлап алу турының финал концерты узачак, аны бөтен дөньядан тамашачылар онлайн режимында күрә алачак. Фестиваль турында тулырак Казан журналистларына матбугат конференциясендә сөйләделәр, ул бүген «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә узды.

Бу атнада фестивальнең беренче төбәк сайлап алу туры узды, катлаулы эпидемиологик вәзгыять белән бәйле ул Мәскәүдә онлайн-режимда узды. Жюри әгъзалары 6 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларның иҗади видеоларын бәяләде. Яшь артистлар дүрт юнәлеш буенча катнашуга заявкалар җибәрделәр: музыка, инструментта уйнау, хореография һәм сәхнә сәнгате.

«Игелекле дулкын» фестивале дустанә элемтәләрне ныгытуга һәм сәләтле балаларны, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм авыр тормыш хәлендә калган балаларны иҗади үстерүгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Аның төп идеясе һәм слоганы – «Хыялларны чынга ашыр!», дип искәртте Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов.

«Быел безнең иң яраткан фестивальләребезнең берсен уздыру форматы стандарт түгел. Ләкин бу безгә комачауламый, балалар үз иҗатын күрсәтәчәк һәм үз хыялларын тормышка ашыра алачак, – диде ул. – Дүрт ел элек бу фестиваль барлыкка килгәндә, ул нәкъ менә балалар хыялларын тормышка ашыру ысулы буларак уйланылды, матур сәхнәдә артистлар, иҗат осталары белән әсәрләрне башкару, иҗат белән шөгыльләнү өчен... Шуңа күрә без, бернигә дә карамастан, «Игелекле дулкын» бөтен Россия Федерациясен колачлый алачак дип шатланабыз».

Беренче төбәк сайлап алу турын үткәрү вакытында оештыручылар балаларга һәртөрле ярдәм күрсәттеләр: әйтик, профайллар әзерләгәндә консультация бирделәр, видеороликны ничек яхшырак төшерергә киңәш иттеләр, дип өстәде А.Абзалов.

Фестивальне үткәрүнең яңа форматы аның географиясен киңәйтергә һәм күбрәк талантлы яшьләрне җәлеп итәргә мөмкинлек бирде, дип билгеләп үтте Игорь Крутой музыка академиясе генераль директоры Стелла Хачанянц. «Сайлап алу турлары зур шәһәрләрдә үткәрелгәндә, төрле сәбәпләр аркасында барысы да барып җитә алмады. Ә хәзер балалар кайда булуга карамастан, конкурста катнаша алачак», – диде С.Хачанянц. Аның сүзләренә караганда, алга таба конкурсның сайлап алу этапларының форматын дистанцион режимда саклап калу планлаштырыла.

Беренче сайлап алу турына барлыгы 275 гариза килгән, шуларның 131-е жюри хөкеменә тапшырылган.

«Без онлайн-фестивальдән дә хис-кичерешләр һәм тәэсирләрне гадәттәгегә караганда аз алмадык, – дип уртаклашты С.Хачанянц. – Хәтта киресенчә – балалар безнең арада чикне өзәргә һәм безгә барып җитсен өчен тырыштылар, шуңа күрә аларның энергетикасы, аларның үзләрен күрсәтү теләге бик яхшы сизелде».

Үз юнәлешләре буенча иң күп балл алган 12 конкурсант сайлап алу турының лауреатлары булды һәм иртәгә, 28-нче ноябрьдә, Казанда «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә узачак региональ этап концертында чыгыш ясау мөмкинлеге алды.

«Концерт тамашачылардан башка, әмма балалар өчен оригиналь кызыклы форматта үткәреләчәк. .Алар буш зал каршында чыгыш ясамаячак – балалар телевизион төшерүдә катнашачак, бу алар өчен яңа кызыклы тәҗрибә, – дип шәрехләде Идел буенда Игорь Крутой Академиясе директоры Елена Городецкая. – Алар бик күп тәэсирләр алачак, без алар өчен күп сюрпризлар әзерләдек».

Фестивальнең финал гала-концерты һәм җиңүчеләрне бүләкләү Татарстан башкаласында бер елдан – 2021 елның 28-нче ноябрендә узачак.

Фестивальдә жюри әгъзасы сыйфатында Татарстан Республикасының атказанган артисткасы,Игорь Крутой академиясенең педагогы Мария Семенова беренче тапкыр гына катнашмый. Ул билгеләп үткәнчә, яңа онлайн-трансляцияләр форматында теләүчеләр өчен мастер-класслар үткәрелә, анонсларны социаль челтәрләрдә күзәтеп була. Бу фестиваль елдан-ел көчәя бара, һәм мин бу балаларны күрә, алар белән аралаша алуыма, аларга мастер-классларда һәм дәресләрдә үз белемнәремне тапшыру мөмкинлеге булуына чиксез шат», – диде М.Семенова.

Иртәгә 17.00 сәгатьтә башланачак концертны бөтен дөнья халкы карый алачак, трансляциягә сылтама һәм тулырак мәгълүмат сайтта һәм социаль челтәрләрдә урнаштырылачак.

Исегезгә төшерәбез, «Игелекле дулкын» балалар иҗаты хәйрия фестивале 2017 елда Казан Мэры Илсур Метшин һәм Россиянең халык артисты, композитор Игорь Крутой инициативасы белән оештырылды. Фестиваль Президент грантлары фонды, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Игелекле Казан» хәйрия фондының ярдәме белән уздырыла. Фестивальне оештыручылар – Игорь Крутой һәм Казан мэриясе.

Фоторепортаж
«Игелекле дулкын» фестиваленең гала-концертына багышланган матбугат конференциясе, 27.11.20
Видеорепортаж
27.11.2020 12:58
Казанда «Игелекле дулкын» балалар иҗаты хәйрия фестивале ачыла
Барлык яңалыклар