Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.05.2025, 13:51

Казанда «Мәдәни чәршәмбе»: әдәби кичәләр, симфоник оркестрлар, джаз коллективлары чыгышлары һәм көчле вокаль номерлар

ТР башкаласында ачык һавада мәдәни чаралар сезоны ачыла

Казанда «Мәдәни чәршәмбе. Урын гение. 2025» проекты старт ала. Җәй буе, һәр чәршәмбе шәһәр халкы һәм кунаклары өчен ачык һавада мәдәни чаралар узачак. Программада әдәби кичәләр, симфоник оркестрлар, джаз коллективлары чыгышлары һәм көчле вокаль номерлар.

Төп программа 13 мәдәни чарадан тора. Ул 4 июньдә «KazanMall» сәүдә-күңел ачу үзәге түбәсендә 17:00 сәгатьтә узачак «Китап-Фест» әдәби кичәсеннән башлана. Китап фестивале кысаларында казанлылар мастер-классларда катнаша, шулай ук китап һәм музей күргәзмәләрендә була алачак. Кунаклар өчен Дмитрий Железнов капелласы һәм С.Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге оркестры чыгыш ясаячак. Программаның төп кунагы хәзерге заман Россия язучысы Николай Свечин булачак.

Проектның төп мәйданчыгы П.И.Чайковский исемендәге1 нче балалар музыка мәктәбе ишегалды булачак. Анда 11 июньдә Казан симфо-джаз оркестры чыгыш ясаячак, 18 июнь көнне балалар халык уен кораллары оркестры үз осталыгын күрсәтәчәк, ә 25 июньдә «Хыял» һәм «Болгар кызлары» триосы милли музыка коллективлары чыгыш ясаячак. Һәр чара 18:30 да башлана.

Шулай ук чараларны Казанның мәдәни үзәкләре янында урнашкан паркларда уздыру планлаштырыла.

Алда торган чаралар һәм проектның тулы программасы турында шәһәр Башкарма комитетының мәдәният идарәсе телеграм каналында белергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, 30 һәм 31 майда «Елмай» балалар паркында һәм Серов урамындагы бульварда балалар дизайн лабораторияләре узачак, анда яшь иҗатчылар эт үрчетүчеләр һәм аларның хайваннары өчен сувенирлар дизайны булдыра алачак. Лаборатория кысаларында катнашучылар график дизайн дөньясына чумачак һәм истәлекле бүләкләр булдыру нигезен тәшкил итәчәк үз фирма стилен эшләячәк.

Барлык яңалыклар