В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чара 1 нче музыка мәктәбенең җәйге ишегалдында узачак
Иртәгә, 25 июньдә, Казанда «Мәдәни чәршәмбе. Урын гение». Татар коллективлары П.И.Чайковский исемендәге 1 нче балалар музыка мәктәбенең җәйге ишегалдында чыгыш ясаячак.
Казан халкы өчен милли музыка концертында «Хыял» һәм «Болгар Кызлары» триосы үз әсәрләрен башкарачак, дип хәбәр иттеләр Казан башкарма комитетының мәдәният идарәсендә.
Кичә Горький урамы, 22 адресы буенча 18:30 да башлана. Керү ирекле.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, проект кысаларында шәһәрнең төрле районнарында 78 тематик вакыйга планлаштырылган. Концертлар Чайковский исемендәге 1 нче балалар музыка мәктәбе ишегалдында, шулай ук «Крылья Советов» паркларында, Урицкий ис., СәетГалиев ис. мәдәният йортлары янында, Арт-үзәк каршындагы мәйданда һәм Тимер юлчылар мәдәният йорты каршында узачак.