В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Концерт П.Чайковский исемендәге 1 нче музыка мәктәбенең җәйге ишегалдында узачак
Бу чәршәмбе, 30 июльдә Казанда «Мәдәни чәршәмбе» проектының чираттагы концерты узачак. Шәһәр халкы алдында Казан шәһәр филармониясе халык уен кораллары оркестры һәм солистлары чыгыш ясаячак.
Концертта казанлылар өчен тере музыканы Казан филармониясе солистлары «Казан нуры» оркестры аккомпанементы астында башкаралар, дип хәбәр иттеләр Казан башкарма комитетының мәдәният идарәсендә.
Кичә Горький урамы, 22 адресы буенча 18:30 да башлана. Керү ирекле.
Исегезгә төшерәбез, проект кысаларында шәһәрнең төрле районнарында 78 тематик вакыйга планлаштырылган. Концертлар Чайковский исемендәге 1 нче балалар музыка мәктәбе ишегалдында, шулай ук «Крылья Советов» паркларында, Урицкий ис. мәдәният йорты янында, Сәет Галиев ис. мәдәният йорты янында, Арт-үзәк каршындагы мәйданда һәм Тимер юлчылар мәдәният йорты каршында узачак.
Чара Татарстанда җәй проекты кысаларында тормышка ашырыла.