Чара «Әкият» курчак театры янында узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы август). 7-нче августта «Әкият» курчак театры янындагы скверда чираттагы «Мәдәни мохит» узачак. Кичә программасында - акробатик рок-н-ролл, шахмат уены һәм картиналар ясау буенча мастер-класс.
Казан халкы һәм кунаклары акробат-биючеләрнең күрсәтмә чыгышларын күрәчәкләр. Бу кичтә теләгән һәркем акробатик рок-н-ролл күнегүләрен өйрәнә алачак – спортчылар төп элементларны һәм хәрәкәтләрне күрсәтәчәк.
Моннан тыш, мәйданчыкта рәсем сәнгате һәм аппликация буенча мастер-класс узачак. Биредә шулай ук паркка килүчеләрнең шахмат уйнарга өйрәнү мөмкинлеге булачак, тәҗрибәлерәк шахматчыларны берьюлы берничә тактада уйнау, шулай ук шашка уены көтә.
Фестиваль мәйданнарының берсендә Равил Харисов, Резидә Шәрәфиева, «Фәридә-Алсу» дуэты, Сиринә Зәйнетдинова, Алсу Вәлиуллина, Алмаз Хәсәнов катнашында концерт узачак.
Чара 17.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Казанның Мәдәният идарәсе.