В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
KZN.RU порталы якындагы ял көннәрендә барып күрергә мөмкин булган концерт һәм күргәзмәләргә күзәтү әзерләде.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы март). Якындагы ял көннәрендә Казан халкы һәм кунаклары симфоник джаз тыңлый, Максим Горькийның тууына 153 ел тулу уңаеннан уздырылган чараларда, шулай ук күргәзмәләрдә катнаша алачак. Иң кызыклы чаралар турында KZN.RU порталының мәдәни афишасында укыгыз.
Кәрим Тинчурин бюстын ачу (0+)
27-нче март көнне 11.00 сәгатьтә Тинчурин паркында
Казанның Вахитов районындагы Тинчурин паркында бөек драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчурин бюсты ачылачак.
Айрат Хәмидуллинның «Бары вакыт кына белә...» күргәзмәсе (12+)
25-нче апрельгә кадәр «Хәзинә» галереясендә
Күргәзмәдә Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы укытучысы, Россия һәм Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Айрат Хәмидуллинның картиналар күргәзмәсе тәкъдим ителгән. Экспозициядә соңгы биш елда рәссам башкарган эшләр тәкъдим ителгән, бу үзенчәлекле иҗади хисап. Нигездә рәссам натюрморт яки пейзажлар өстендә эшли. Керү галерея билетлары буенча.
«Америкача симфоджаз». Гершвин-гал (12+)
27-нче март көнне 17.00 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге концерт залында
ТР Дәүләт симфоник оркестры Америка композиторы Джордж Гершвин, бөтен дөньяга танылган «Зәңгәр Рапсодия» һәм «Порги и Бесс» операсы авторы әсәрләрен башкарачак. Дирижеры – Фредди Кадена. Бәясе турында мәгълүмат.
Казанда Рус музее үзәгенең 5 еллыгына багышланган «Музей һәм мин» балалар күргәзмәсе (6+)
17-нче апрельгә кадәр заманча сәнгать галереясендә
Балалар эшләренең темасы – музейга килүдән тәэсирләр. Күргәзмәдә сынлы сәнгать музей студиясе укучыларының 23 эше тәкъдим ителгән, алар атна саен Рус музее күргәзмәләрендә рәссамнарның әсәрләре белән танышкан. Яшь рәссамнар Константин Коровин, Роберт Фальк, Илья Машков, Архип Куинджи һәм башка осталарның ошаган картиналарының серләренә төшенү бурычын куйган. Керү галерея билетлары буенча.
Алексей Горькийның тууына 153 ел тулуга багышланган чаралар, (6+)
28-нче март көнне А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музеенда
Чаралар программасы 12.00 сәгатьтә Горький урамындагы һәм Курашов урамындагы Максим Горький бюстына чәчәкләр салу тантанасыннан башланачак. Алга таба чәчәкләр салуда катнашканнарны Горький урамы буйлап җәяүле экскурсиягә чакыралар: һәйкәлдән А.М.Горький һәм Ф. И. Шаляпина музеена кадәр.
13.00 сәгатьтә экспозиция буенча бушлай экскурсия оештырылачак.
14.30 сәгатьтә А.Горький һәм опера сәхнәсе гение Ф. Шаляпинның үзара мөнәсәбәтләре тарихын чагылдыручы «Максимыч» күргәзмәсе ачыла, китаплар, фото, мемуарлар һәм башкалар тәкъдим ителәчәк.
14.45 сәгатьтә музей һәм Б.Альменов исемендәге 3-нче номерлы балалар сәнгать мәктәбе оештырган «Горькийны ясыйбыз» сәнгать проектын тәкъдир итү булачак. Тәрбияләнүчеләр экспонатлардан карап рәсемнәр төшерәчәкләр.
Бәйрәм программасын 15.00 сәгатьтә А.М.Горький исемендәге әдәби премия тапшыру, «Синематограф Люмьера» проектын тәкъдир итү, «Горький һәм музыка» концерты узачак тантаналы кичә белән тәмамлаячаклар. Керү 17.00 сәгатькә кадәр музейның бушлай билетлары буенча, 17.00 сәгатьтән соң керү билетлары буенча.
«Башка тел, яки ХХ гасыр кайчан тәмамланды?» (6+)
27-нче март көнне 19.00 сәгатьтә Заманча сәнгать галереясында
Концерт «Татарстан музейларында камера музыкасы. Яңарыш. Яңа гасыр» дип исемләнгән музыкаль кичәләр циклын башлап җибәрә. Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда 5 концерттан торган цикл камера-инструменталь башкару белән кызыксынуны торгызырга тиеш, ә төгәлрәк, аның аерым поджанры буларак квартет стиленә. Проектның авторлары булып музыка белгече, филолог, сәнгать белгече Ольга Скепнер һәм виолончелист, Quaternion квартетының сәнгать җитәкчесе Сергей Пономарев тора. Кунаклар квартет башкаруында классик музыка ишетәчәк. Концерт тәмамланганнан соң аларны галерея буенча бушлай күзәтү экскурсиясе көтә. Бәясе турында мәгълүмат.
ART in motion күргәзмәсендә танылган рәссамнарның «җанланган» рәсемнәре (12+)
28-нче мартка кадәр «Россия – минем тарих» тарихи паркында
Эшләрнең авторы – Санкт-Петербургтан моушен-дизайнер Ләйлә Дарчиева, ул дөнья сәнгате шедеврларын «җанландырып», кызыклы һәм нәтиҗәле иҗат җимешләрен иҗат итә. 26 залда 100-дән артык танылган картина тәкъдим ителгән, алар заманча технологияләр һәм инструментлар, тавыш һәм яктылык бергәлеге ярдәмендә кыска анимацион шедеврларга әверелгән. Күргәзмә 10.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр Казан ярминкәсе территориясендә (1-нче номерлы павильон) уза. Керү ирекле.
«Җиңел музыка. Тукай битләре буенча (12+)
28-нче март көнне 12.00 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге концертлар залында
Тамашада Габдулла Тукайның «Су анасы», «Шүрәле», «Кәҗә белән сарык» әкиятләре мотивлары буенча эбру техникасында иҗат ителгән иллюстрацияләр кулланыла. Әдәби сюжетлар халык җырлары һәм татар композиторларының музыкалары белән сугарылачак. Бәясе турында мәгълүмат.
Театрга багышланган тәңкәләр фотокүргәзмәсе (6+)
30-нчы мартка кадәр Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театрында
Күргәзмәдә Россия Банкы тарафыннан театрга, композиторларга, актерларга һәм режиссерларга багышланган монеталар сурәтләре тәкъдим ителгән. Экспозициядә – алтын, көмеш, палладий һәм платинадан эшләнгән 19 истәлекле тәңкә фоторәсеме. Аларда «Игрок», «На дне», «Лебединое озеро», «Жизель», «Сильфида», «Спящая красавица», «Щелкунчик», «Спартак» кебек танылган спектакльләрдән күренешләр сурәтләнгән. Шулай ук аларда танылган композиторлар, режиссерлар һәм актерлар сурәтләнгән: Петр Чайковский, Джузеппе Верди, Константин Станиславский һәм Аркадий Райкин. Моннан тыш, акчада Зур театр, Новосибирск опера һәм балет театры, Санкт-Петербургтагы Каменный театр биналарын күрергә була. Керү ирекле.
Ком анимациясе белән «Карлик нос» балалар тамашасы (6+)
28-нче март көнне 11.00 сәгатьтә Тукай исемендәге филармониядә
«Карлик Нос» – немец әкиятчесе Вильгельм Гауфның иң танылган әкиятләреннән берсе. Тамашаны ком анимациясе техникасында уникаль визуаль күренешләр бизәячәк: көчле герцог замогы, колоритлы алман базары, явыз убырлы гримаслары – бу һәм башка күп кенә картиналар тамашачылар күз алдында туачак. Ә гадәти булмаган күчешләрдә классик музыка яшь тыңлаучыларга әкият геройларының кәефен һәм кичерешләрен тирәнрәк тоярга ярдәм итәчәк. Бәясе турында мәгълүмат.
Казан Кремлендә балалар интерактив экскурсияләре һәм мастер-класслар (6+)
31-нче мартка кадәр «Манеж» күргәзмә залында
Язгы каникул көннәрендә Казан Кремле музейларында рәссам Александр Петров күргәзмәсе буенча «Тукай белән сәяхәт» һәм «Гасыр тирәнлегеннән» интерактив экскурсияләре, шулай ук «Су тамчысында сәнгать», «Йөнтәс акварель», «Керамикага бизәк төшерү» мастер-класслары уза. Бәясе турында мәгълүмат.
31-нче мартка кадәр «Эрмитаж-Казан» үзәгендә
«Бөек Екатерина. Россия империясенең алтын гасыры» күргәзмәсе кысаларында кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Императрица әкиятләре» һәм урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Императрица белән сәяхәт», шулай ук «Хәзинә эзләгәндә» дигән квест Казан Кремле буенча традицион экскурсиягә альтернатива рәвешендә үткәрелә. Бәясе буенча мәгълүмат.
Фото «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, ТР сынлы сәнгать музее матбугат хезмәтләре тарафыннан тәкъдим ителде