Шәһәрдә кешенең космоска беренче очуына 60 ел, Тукайның 135 еллыгына һәм Ленинның тууына 151 ел тулуга багышланган чаралар уза.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче апрель). Бу атнада Казанның мәдәни афишасы Юрий Гагаринның космоска беренче очышының 60 еллыгына, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 135 еллыгына һәм Октябрь инкыйлабы юлбашчысы Владимир Ленинның тууына 151 ел тулуга багышланган чараларга бай. Моннан тыш, шәһәрдә София Гобәйдуллина исемендәге Сoncordia традицион заманча музыка фестивале һәм ел саен үткәрелә торган «Библиотөн» акциясе кысаларында чаралар узачак. Бу хакта тулырак KZN.RU порталының традицион тупланмасында укыгыз.
«БИЗОN» галереясеннән «Ленин яшәгән. Ленин исәнме?» фотокүргәзмәсе (0+)
Май уртасына кадәр «Родина» сәүдә-күңел ачу үзәгендә
Владимир Ленинның туган көненә «БИЗОN» галереясе Татарстандагы аның һәйкәлләренең иң кызыклы фотоларын җыйды. «Родина» сәүдә үзәгенең беренче катында оештырылган мини-күргәзмә экспозициясенә Казан, Арча, Яшел Үзән, Югары Ослан, Базарлы Матак, Кукмара һәм Яр Чаллы шәһәрләрендәге һәйкәлләрнең 19 фотографиясе керде. Фото авторлары – Алексей Белкин, Андрей Титов һәм Сергей Елагин. Күргәзмә кураторы – Андрей Титов.
Казанда Ленинның 18 һәйкәле урнаштырылган, ә илдә барлыгы 6 меңнән артык монумент. Алар совет монументаль сәнгатенең аерылгысыз өлешенә әверелде. Ленинның һәйкәлләре тарихы – ул инкыйлаб, сугыш кичергән ил тарихы, бөек күтәрелеш һәм фаҗигале фетнә.
Адрес: Бауман урамы, 44. Керү ирекле.
«Яраткан татар әкиятләре халык – психологиясенең чагылышы» интерактив лекциясе (16+)
24-нче апрель көнне 17.00-19.00 сәгатьләрдә Г.Тукай Әдәби музеенда
Психолог, психология фәннәре кандидаты Инна Городецкаяның интерактив лекциясендә килүчеләр үз-үзеңне танып белү өчен автор методикасы белән таныша алачаклар. Яраткан татар әкиятләре матур тарихларны гына түгел, ә халыкның зирәклеген дә үз эченә ала. Лекциягә килүчеләр әкиятләр телен чишәргә, аларга яшерелгән фикерләрне аңларга, мәңгелек дип саналган низагларны хәл итәргә өйрәнәчәкләр.
Адрес: Тукай урамы, 74. Тел.: +7(843)590-86-67. Керү музей билетлары буенча.
Альфрид Шәймәрдановның «Мин шулай күрәм...» күргәзмәсе (16+)
Заманча сәнгать галереясендә 16-нчы майга кадәр
Альфрид Шәймәрданов – Татарстанда беркатлы сәнгать стилендә эшләүче беренче танылган рәссам. Россия сәнгать белгечләре аны күптән инде беркатлы классик дип таныдылар. Аның символлар һәм кызыклы, үзенчәлекле образлар белән баетылган иҗаты балалар әкияте һәм заманча «өлкәннәр» мифлары арасында тора. Рәссам, хәзерге дөнья һәм кеше шәхесе проблемаларын тирәнтен тикшерү өчен, әйләнә-тирә чынбарлык белән сурәтләнә торган объектларның фантастик бәйләнешләрен булдыра.
Рәссам Словакиядә Братиславиядә INSITA Бөтендөнья беркатлы сәнгать күргәзмәсендә (1997), Испаниядә Санта-Круз Халыкара карикатура биенналында (2004), Ригада Латвиядә беркатлы сәнгать күргәзмәсендә (2014), Чехиядә Котна-Тауда (2016) беркатлы сәнгать күргәзмәсендә катнашкан.
Адрес: К.Маркс урамы, 57. Тел.: +7(843)238-43-27. Галереягә керү билетлары буенча.
«Байкал һәркем өчен» фотокүргәзмәсе (0+)
19-нчы майга кадәр КНИТУ-КАИда
Күргәзмә яшьләр өчен шул ук исемдәге Бөтенроссия фотопленэрының нәтиҗәсе булачак, анда КНИТУ-КАИ хезмәткәре Руслан Алимов катнашты. Ул берьюлы Россиянең 50 шәһәрендә ачылды. Һәр төбәк өчен фотосурәтләр комплекты уникаль: һәрберсенә төрле авторларның 29 эше керә. Комплектлар төп теманы – Байкал күленең уникальлеген киң ачу өчен формалашкан.
Адрес: К.Маркс урамы, 10. Керү ирекле.
«Казан татарлары җырлары. Бөек Габдулла Тукайга» концерты (12+)
25-нче апрель көнне 14.00 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге концертлар залында
Концерт Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган. Яшь сәләтле җырчылар Айгөл Гардисламова, Алинә Прокофьева, Диләрә Төхвәтуллина башкаруында татар халык җырлары «Кәккүк», «Су буйлап», «Казан сөлгесе», «Кара урман», Салих Сәйдәшевнең «Наемщик» драмасыннан Гөлзүм ариясе, «Мәхәббәт җыры» яңгыраячак. Халыкара конкурслар лауреаты Алия Зарипова Казан татарлары көйләрен, С.Сәйдәшев музыкасын башкарачак. ТР Дәүләт кыллы квартеты тамашачыларга квартет миниатюраларын тәкъдим итәчәк.
Адрес: Ирек мәйданы, 3. Тел.: +7(843)292-17-17. Бәясе турында мәгълүмат.
«Йолдызлы күк магиясе» күргәзмәсендә фотолар һәм видеоарт (0+)
6-нчы июньгә кадәр Заманча сәнгать галереясендә
Проект Ю.А.Гагаринның беренче космик очышының 60 еллыгына багышланган. Күргәзмә авторлары – физика-математика фәннәре кандидаты, КФУның астрономия һәм космик геодезия кафедрасы доценты Роман Жучков, һәм КФУның Инженер-операторы, А.А.Леонов исемендәге Казан (Идел буе) федераль университетының планетарий лекторы Сергей Головкин.
Фотолар КФУның В.П.Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваториясендә, КФУның Төньяк Кавказ астрономия станциясендә телескоп ярдәмендә дә, гади объектив белән хәрәкәтсез камера ярдәмендә дә ясалган. Сурәтләр географиясе – Алтайдан алып Кавказ һәм Төркиягә кадәр, шул исәптән Татарстан һәм аның тирәлеген дә кертеп.
Адрес: К.Маркс урамы, 57. Тел.: +7(843)238-43-27. Галереягә керү билетлары буенча.
«Библиотөн»: «Китап - йолдызларга юл» (0+)
24-нче апрель көнне 12.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр ТР Милли музеенда
ТР Милли музее «Библиотөн» бөтенроссия акциясе кысаларында төрле яшьтәгеләр өчен масштаблы программа әзерләде. 24-нче апрельдә төш вакытыннан алып төн уртасына кадәр квестлар, викториналар, экскурсияләр, лекцияләр, китап презентацияләре, китап раритетлары һәм кинокүрсәтүләр узачак.
Бөтен гаилә белән «Тарих битләре» экскурсиясен һәм «Тере әкиятләр» музей дәресен карарга мөмкин. Кече һәм урта мәктәп яшендәгеләргә «Кояш системасы буенча узышлар» викторинасы һәм «Космик калейдоскоп» мастер-классы каралган, анда катнашучылар Рэй Брэдбери әсәрләре буенча рәсемнәр ясаячак. Ике программа да музейның «Галәм бусагасында» дип аталган яңа «космик» күргәзмәсендә уза. Үзенчәлекле балалар өчен Тукай әсәрләрен рельефлы-нокталы Брайль шрифты белән уку оештырылган. Студентлар өчен А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәк директоры Наталья Комардан «Пушкин – Россиянең иң танылган шагыйре» лекциясе узачак. Өлкән аудиториягә «Әдәби казылмалар» интеллектуаль уены, музей фондларыннан китап раритетларын күрсәтү һәм кичке киносеанс каралган. Программага сылтама
Адрес: Кремль урамы, 2. Тел.: +7(843)590-00-50. Керү музей билетлары буенча.
Г.Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан «Мин яңа кояш булачакмын» күргәзмәсе (0+)
1-нче июльгә кадәр «Хәзинә» галереясендә
Килүчеләргә Габдулла Тукайның фотосурәтләрен, шулай ук 1910 нчы елларның беренче яртысында исемсез татар рәссамнары ясаган иллюстрацияләр белән язган беренче тормыш китапларын тәкъдим итәчәкләр.
Музей фондларыннан килгән әсәрләр гасыр башы тарихын тулыландыралар. Күргәзмәдә тасвирый сәнгать, графика, скульптура, декоратив-гамәли сәнгать, Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр белән китаплар күрергә мөмкин булачак.
Адрес: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, 3 нче подъезд, Шейнкман проспекты, 12. Тел.: +7(843)567-80-43. Галереягә керү билетлары буенча.
София Гобәйдуллина исемендәге Сoncordia Х Халыкара заманча музыка фестивале (12+)
24-нче апрель көнне 17.00 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге концертлар залында
Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры һәм дирижер Гавриэль Гейне тыңлаучыларга Р.Шериданның «Школа злословия» комедиясенә Увертюра, композитор С. Барбераның 5-нче номерлы язмасын, Д.Шостаковичның оркестр белән скрипка өчен 1-нче номерлы концертын һәм 15-нче номерлы Симфониясен, ля мажор, орны тәкъдим итәчәкләр. Солист – Сергей Догадин.
Адрес: Ирек мәйданы, 3. Тел.: + 7(843)236-72-72. Бәясе турында мәгълүмат.
«Война и мир Вадима Сидура» күргәзмәсе (12+)
27-нче июньгә кадәр «Манеж» күргәзмә залында
Вадим Сидур 500-дән артык скульптура, 2000 график эш, шигырьләр җыентыгы, авангард проза китабы, кинофильмны үз эченә алган гаять зур иҗади мирас калдырган. Аның һәйкәлләре Германиядә, АКШта, Россиядә урнаштырылган. Күргәзмә өчен сайлап алынган эшләр гомумкешелек кыйммәтләренең мәңгелек мәсьәләләренә багышланган.
«Война и мир Вадима Сидура» күргәзмәсендә төрле чор хезмәтләре тәкъдим ителә, алар арасында скульптура, графика, керамика, линолеум буенча сырлап бизәк төшерү бар. «Раненый» (1963 ел), «Узник» (1963 ел), «Связи. Нежность» (1963 ел) кебек танылган скульптуралардан тыш, экспозициягә киң даирәгә таныш булмаган әсәрләре кертелгән. Күргәзмә төп модульләр ярдәмендә төрле музей һәм башка күргәзмә киңлекләренә җайлашырга сәләтле күчмә экспозиция буларак уйланылган. Экспозициягә «Манеж» берләшмәсе фондларыннан Вадим Сидурның 40-тан артык эше, шулай ук шәхси коллекцияләрдән әсәрләре кергән. 2016-2019 елларда проект Мәскәүдә, Страсбургта, Люксембургта, Берлинда, Минскта, Санкт-Петербургта һәм Костромда тәкъдим ителде.
Адрес: «Казан Кремле» Музей-тыюлыгы +7(843)567-80-68. Керү музей билетлары буенча.
Евгений Канаевның «Проявление прошлого» фотокүргәзмәсе (16+)
23-нче майга кадәр Заманча сәнгать галереясендә
Күргәзмәдә фотографның ике сериясе – «Казан һәм казанлылар» һәм «Утрау авазлары» тәкъдим ителгән. Алар 1990 нчы елларда шәһәр һәм авылның көндәлек тормышын сурәтләгән үзенчәлекле рәсемнәр булып тора. Узган мизгелләр, кинолента кадрлары кебек, бердәм хикәяткә тезелеп, Казан һәм Зөянең гадәти тормышы картинасына килеп тоташа. Канаев рәсемнәре вакыт атмосферасы, параллель рәвештә һәм бу катлаулы чор өчен хас булган барлык кыенлыкларга карамастан булган якты як белән тулы.
Фотосерияләрне фотографның рәссам Рәшит Төхвәтуллин белән видеоинтервьюсы һәм режиссер Марина Разбежкинаның Зөя турында «Провинция тормышыннан 24 сәгать» документаль фильмы тулыландырачак.
Адрес: К.Маркс урамы, 57. Тел.: +7(843)238-43-27. Галереягә керү билетлары буенча.
Фотоларны «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, «БИЗОN» галереясе һәм КНИТУ-КАИ матбугат хезмәтләре тәкъдим итте.