Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.05.2019, 13:41

Бөек Ватан сугышы елларында мәдәният: 2 мең концерт, эвакуацияләнгән язучылар һәм күчмә күргәзмәләр

Бүген Татарстанда 38 меңнән артык ветеран яши.

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы май, Алсу Сафина). Бүген Татарстанда 38 меңнән артык Бөек Ватан сугышы ветераны яши, аларның һәркайсының проблемалары адреслы хәл ителергә тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган «Җиңү» республика оештыру комитеты утырышында хәбәр итте.

Чарада Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, Социалистик Хезмәт Герое, галим-конструктор һәм җәмәгать эшлеклесе Илдус Мостюков, ТР министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Бөек Ватан сугышы елларында фронтка 700 мең татарстанлы чакырылган иде

2020 елда Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы билгеләп үтелә. Әлеге вакыйганы бәйрәм итүгә әзерлек республиканың барлык муниципаль берәмлекләре өчен дә бурыч булырга тиеш, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

«Соңгы 4 елда Татарстанда яшәүче ветераннар саны ике тапкырга кимеде. Бүген республикада аларның саны 38 меңнән аз гына артык. Ветераннарның мөһим проблемаларын хәл итү буенча шәхси адреслы эш мөһим», - диде республика башлыгы. Әйтик, 5 ел элек Татарстанда 102740 ветеран, 5601 сугышта катнашучы исәпләнгән, бүген исә 38380 ветеран, 1214 сугышта катнашучы.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда ветераннарга комплекслы медицина һәм социаль хезмәт күрсәтү гамәлгә ашырыла, аларның торак шартлары яхшыра, социаль ярдәм чаралары күрсәтелә, ветераннар өчен мәдәни-ял һәм истәлекле чаралар үткәрелә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Бөек Ватан сугышы елларында фронтка 700 мең татарстанлы чакырылган - бу Татарстанда яшәүче һәр бишенче кеше дигән сүз. Республиканың һәр икенче чакырылучысы һәлак булган, һәр өченчесе хәбәрсез югалган. Республикада туып-үскән һәм язмышы аның белән бәйле булган 351 кеше Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган. Сугыш фронтларында күрсәткән батырлыклары һәм каһарманлыклары өчен 50-гә якын якташыбыз Дан орденының тулы кавалерлары булган, Ватан өчен көрәштә 200 меңнән артык татарстанлы СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән.

Татарстанда Җиңү Көнен бәйрәм итү кысаларында гадәттәгечә зур күләмле чаралар уза, шул исәптән «Георгий тасмасы», «Үлемсез полк» акцияләре, ә бүген «Кызыл канәфер» акциясе старт алды. «Безгә гражданлык инициативаларына ярдәм итәргә, шул ук вакытта аларны җәмгыятькә көчләп такмаска кирәк. Республика халкы һәм кунаклары әлеге чараларда чын күңелдән теләп һәм ачык йөрәк белән катнашырлар дип ышанам», - дип ассызыклады Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

11 фронтта 18 иҗат бригадасы 2000-нән артык концерт биргән һәм 70-тән артык спектакль күрсәткән

Театр елында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Бөек Ватан сугышы елларында Татарстанның мәдәният учреждениеләре һәм сәнгать эшлеклеләре турында сөйләде. 1941-1945 елларда республикада формалашкан 18 иҗат бригадасы 11 фронтта 2000-нән артык концерт биргән һәм 70-тән артык спектакль күрсәткән.

Беренче фронт концерт бригадалары 1941 ел ахырында оештырыла. «Опера театры, филармония, җыр һәм бию ансамбле, Казан драма театрлары артистлары шигырь сөйләүчеләр, вокалчылар, биючеләр, баянчылар яки инструменталистлар бригадаларын формалаштырганнар. Алар илебез территориясендә госпитальләрдә һәм хәрби частьләрдә концертлар белән чыгыш ясаганнар», – дип билгеләп үтте мәдәният министры һәм 1941 елның июлендә генә дә хәрби гарнизоннарда, госпитальләрдә, мобилизация пунктларында 157 концерт һәм 8 спектакль бирелгән, дип өстәде.

Бригадалар составында Казан театрларының танылган артистлары фронтка барган: Хәлил Әбҗәлилов, Гөлсем Болгарская, Мөнирә Булатова, Фатыйма Ильская, Галия Кайбицкая, Мәрьям Рахманкулова, Фәйзулла Туишев, Хәдичә Нуриева, Гани Вәлиев, Фәйзи Биккенин, Фәйзи Йосыпов.

1937 елда оештырылган Татар филармониясенең күп кенә артистлары гамәлдәге армия сафларына чакырылган. Төрле фронтларда филармония артистлары Сәгыйть Алиев, Камил Басыйров, Фәйзи Садыйков, Шәриф Гәрәев, Нәзиф Сәлимов, Ильяс Якупов һәм башкалар сугышкан.

Ирада Әюпова сүзләренә караганда, Бөек Ватан сугышы чорында Татар дәүләт академия театры филиалы - хәзерге К.Тинчурин театры - зур күчмә эшчәнлек алып бара. Артистлар колхоз һәм совхозларда чыгыш ясаганнар, 1943 елның язгы чәчү чорында гына да Буа районы колхозларында күрсәтелгән спектакль һәм концертларны 17 меңнән артык тамашачы караган. 1944 елның 20-нче апрелендә театр коллективына «Республика күчмә театры» исеме бирелгән.

Фронттан кайткан фронтовиклар труппага җанланып кергәннәр, гомерләрен театр белән бәйләгәннәр, ә 7 театр артисты сугыштан әйләнеп кайтмаган.

Казанга Мәскәү һәм Ленинградтан архивлар һәм музей кыйммәтләре китерелгән

Сугыш елларында фронтка ТАССР үзәк музееның алдынгы хезмәткәрләре, шул исәптән аның директоры Григорий Вахламов китә -1941 елның июлендә музейда 64 хезмәткәрдән нибары 11 хезмәткәр калган. «Музей биналарының бер өлеше мәктәпкә бирелгән, аның урынын госпиталь алган, ә музейның икенче өлешендә Казан сәнгать училищесы урнашкан. Музей бинасының төп өлешен Казанга эвакуацияләнгән СССР Аэрофлот Идарәсе алган», - дип сөйләде Ирада Әюпова.

Госпитальләрдә музей Казан һәм эвакуацияләнгән язучыларның, галимнәрнең лекцияләрен һәм чыгышларын оештырган. Музей хезмәткәрләре белән бергә Лев Ошанин, Виктор Ардов, Елена Верейская, Гадел Кутуй, галимнәр Николай Мордовченко, Лев Плоткин һәм башкалар чыгыш ясаган.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Бөек Ватан сугышы елларында республикага Мәскәү, Ленинград, Харьков, Киев, Воронеж мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, аерым алганда, Совет һәм чит ил язучылары Леонид Леонов, Янка Купала, Константин Федин, Джованни Джерманетто, Николай Асеев һәм башкалар эвакуацияләнгән. Казанга шулай ук Мәскәү һәм Ленинград музыкантлары да килгән: композитор Михаил Гнесин, профессор-пианистка Елена Бекман-Щербина, композиторлар Михаил Юдин һәм Альберт Леман. Сугыш елларында алар лекцияләр укыган, концертлар биргән, 1945 елның апрелендә Казан консерваториясенең укытучылары булганнар.

Сугыш елларында Үзәк музей 30-га якын күчмә күргәзмә оештырган. 1941-1942 елларда Горький музее 15 күргәзмә булдырган, 62 колхозга хезмәт күрсәткән, госпитальләрдә 156 лекция һәм чыгышлар үткәргән. Күргәзмәләрдә сугыш елларында кирәкле агитация эше зур урын алып торган.

Шулай ук сугыш елларында Казанга Мәскәү һәм Ленинград архивлары һәм музей кыйммәтләре китерелгән.

Татарстан Язучылар берлегенең 25 әгъзасы сугышның беренче елында фронтка китә

Татарстан язучылары һәм шагыйрьләре ватанпәрвәрлек һәм Ватанга тугрылык күрсәткәннәр. Бөек Ватан сугышының беренче елында Татарстан Язучылар берлегенең 53 әгъзасының 25-е фронтка китә, 1941 елда Кызыл Армия сафларына Муса Җәлил дә алына.

Республиканың 34 язучысы Ватан азатлыгы өчен үз гомерен биргән: Мөхәммәт Аблеев, Аитзак Аитов, Нур Баян, Мифтах Вадут, Хәмит Кавеев, Фатих Кәрим, Гадел Кутуй, Хәйретдин Муджай һәм башкалар.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, быел татар шагыйре Фатих Кәримнең тууына 110 ел тулды. Фронтта ул 5 поэма, 2 повесть,120 дән артык пьеса һәм шигырь иҗат итә. Сугышчан хезмәтләре өчен Фатих Кәрим Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә. 1945 елның 18-нче февралендә соңгы сугыш биремен үтәү вакытында Кенигсбергка якынлашканда Ф.Кәрим батырларча һәлак була. Үлгәннән соң ул I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Ирада Әюпова 1942-1943 елларда 15-ләп татар язучысы татар фронт газеталары редакциясенә командировкага җибәрелә, дип сөйләде. Сугыш елларында милли телләрдә 64 фронтовик газет чыга, шуларның 16-сы - татар телендә.

Тылда калган язучылар әдәби иҗат белән шөгыльләнгәннәр, сәнгать кичәләре оештырганнар, матбугатта да, радиода да чыгыш ясаганнар. Сугыш елларында Татарстан китап нәшрияты республика язучылары һәм шагыйрьләренең 1,5 млн артык гомуми тираж белән 220 китабын чыгарган. «Сугыш елларындагы татар прозасында кече формалар өстенлек итә: совет геройлары образлары, аларның батырлыклары һәм холыклары ачык яктыртылган очерклар, хикәяләр», - дип билгеләп үтте ТР мәдәният министры.

Татарстан композиторлары 72 хәрби-патриотик әсәр язганнар

Сугыш фронтларында, тылда хезмәт итүчеләргә Татарстан композиторлары да ярдәм иткән. Бөек Ватан сугышы елларында 72 хәрби-патриотик әсәр язылган. Шулай итеп, бу елларда М.Мозафаровның «Ватан өчен!», «Сугышка, иптәшләр»; Җ.Фәйзинең «Кан өчен кан!» җырлары, Н.Җиһановның «Илдар», «Түләк»; М.Мозафаровның «Зөлхәбирә»; М.Юдинның «Фәридә» опералары иҗат ителггән.

Күп кенә композиторлар гамәлдәге армия сафларында сугышканнар, алар арасында Хөсәен Әбделмәнов, Хөснулла Вәлиуллин, Мәсгут Латыйпов, Исмәгыйль Шәмсетдинов та булган. Ә «Шүрәле» беренче татар балеты авторы Фәрит Яруллин 1943 елның көзендә батырларча һәлак була.

Барлык яңалыклар