Бәйрәм программасы 13.00 сәгатьтә башлана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче август). 30-нчы августта Кремль яр буенда Шәһәр көнен билгеләп үтәчәкләр. Бәйрәм программасы 13.00 сәгатьтә башлана.
Балалар һәм яшүсмерләр өчен мәйданчыкта мастер-класслар, аквагрим, өстәл һәм виртуаль уеннар оештырылачак.
13.30 сәгатьтән башлап яр буе пирсында иң кечкенә казанлылар «Тылсымлы чәчәк һәм йомры ипи» театральләштерелгән музыкаль курчак спектаклен тамаша кылачак.
14.00 сәгатьтә сәхнәдә «Хыял шәһәре, җиңү шәһәре!» концерты башлана, анда Guitardo рок-төркеме, кавер-band Neepers, Desperado гитара триосы һәм башка артистлар чыгыш ясаячак», - дип хәбәр итә оештыручылар.
Исегезгә төшерәбез, мәдәни-күңел ачу программасы 30-нчы августта Казанның берничә мәйданчыгында булачак.