Фестиваль Петербург урамы буенча узачак курчак парады белән ачыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче октябрь). «Әкият» курчак театрында «Шомбай-fest» курчак театрлары фестивале узачак. Анда Россиянең төрле шәһәрләреннән һәм башка илләрдән килгән театрлар шәһәрлеләргә үзләренең иң яхшы спектакльләрен тәкъдим итәчәк.
Казанга Франция, Италия һәм Белорусиядән иҗат коллективлары киләчәк. Шулай ук Башкортстан, Хакасия, Карелия һәм Новосибирск, Красноярск, Белгород, Курск, Оренбург һәм башка Россия шәһәрләре театрлары да үз спектакльләрен тәкъдим итәчәк.
Программада барлыгы 18 спектакль бар, аларның күбесе өлкән аудиториягә адресланган. Шәһәрлеләр «Әкият» Хакасия милли курчак театрының «Кавказский меловой круг», Карелия Республикасы курчак театрының «Железо», Красноярск курчак театрының «Побег» тамашаларын карый алачак. Пенза өлкәсенең «Курчаклар йорты» театры «Убить Кароля»ны күрсәтәчәк. «Пьеро» Оренбург муниципаль курчак театры Михаил Зощенконың «Хөрмәтле гражданнар» хикәяләре мотивлары буенча спектакль күрсәтәчәк.
Балалар өчен программада җиде спектакль күрсәтү планлаштырылган: «Спокойной ночи, мышка» (Франция), «Танец на ниточках» (Италия) һәм башкалар.
Моннан тыш, фестивальдә катнашучылар өчен белем бирү чаралары – Красноярск курчак театрының баш режиссеры, «Алтын битлек» милли театр премиясенең дүрт тапкыр лауреаты Евгений Ибраһимов һәм театр тәнкыйтьчесе, Бөтенроссия курчак театрлары режиссерлары лабораториясе җитәкчесе Виктор Шрайман катнашында актерлык осталыгы буенча мастер-класслар үткәреләчәк.
Жюри «Иң яхшы спектакль», «Иң яхшы режиссерлык эше», «Иң яхшы актерлык эше», «Икенче пландагы иң яхшы актерлык эше», «Рәссамның иң яхшы эше», «Спектакльнең иң яхшы музыкаль бизәлеше өчен», «Фестиваль яңалыгы» номинацияләре буенча җиңүчеләрне билгеләячәк.
Фестиваль кысаларында Казан шәһәренең гомуми белем бирү мәктәпләренең курчак театры сәнгатен өйрәнү белән кызыксынучы укучыларыннан торган балалар жюрие дә эшләячәк.
Иҗади марафон 23-нче октябрьдә курчаклар парады белән ачыла. Анда катнашучылар балалар һәм өлкәннәр спектакльләренең яраткан геройлары белән Петербург урамы буенча узачак. Чара «Сукно бистәсе» метро станциясеннән 9.30 сәгатьтә старт ала, ә бәйрәм курчак театрына керү алдындагы мәйданда фестиваль әләмен күтәрү тантанасы белән дәвам итәчәк.
«Шомбай-fest-2019» 28-нче октябрьдә зур бәйрәм белән тәмамланачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.