Шәһәр паркларында һәм скверларында бәйрәм чаралары дәвам итә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче гыйнвар). Яңа ел каникуллары дәвам итә, алар белән бергә шәһәр паркларында һәм скверларында бәйрәм чаралары да. Бүген казанлыларны балалар спектакльләре, Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән тамашалар, шулай ук шугалакта кичә көтә.
12:00 сәгатьтә Горки-Әмәт урманында курчак спектакле тәкъдим ителәчәк. Тамашачылар Явызның Яңа елны урлап, әкиятнең төп геройларының бәйрәмен боза алу-алмавын беләчәк. «4 дивар артында» яшьләр театры тамашасы Cube контейнер үзәгенең амфитеатрында узачак.
Казан Кремленең Гавами урыннары ишегалдында 12:00 сәгатьтә театр актерлары халык әкиятләре һәм хикәяләре – Дедморозовкадагы могҗизалар, Вовка атлы малай һәм башка танылган геройлар турында хикәяләр укыячак.
«Кощей против Нового года» балалар өчен куелышны 15:00 сәгатьтән «Калейдоскоп» паркында карарга мөмкин булачак. Сюжеты буенча, Үлемсез Кощей Кыш бабай бүләкләре тутырылган сумканы урларга ниятли, аңа каршы көчле Баһадир һәм аның акыллы дусты Болан баласы көрәшә.
«Крылья Советов» паркында «Мәскәү» мәдәни үзәге артистлары «Кыш Бабай эмоцияләре» спектаклен күрсәтәчәк. Ул 16:00 сәгатьтә башлана. Шул ук вакытта Тимерьюлчылар мәдәният йорты командасы үзенең «Могҗизалар чемоданы» спектаклен Совет мәйданындагы скверда тәкъдим итәчәк.
Шулай ук 16:00 сәгатьтә бәйрәм чаралары Дәрвишләр поселогындагы Мир урамындагы скверда, ТР төзелеш тармагының 100 еллыгы скверында һәм ипподромда узачак.
17:00 сәгатьтә Кыш бабай һәм Кар Кызы, әкият персонажлары һәм Ел символы – Куян белән уеннар «Казан» гаилә үзәге янында узачак.
Бүгенге чаралар сериясен «Крылья Советов» паркында Яңа ел тамашасы һәм «Черек күл» паркындагы шугалакта узачак кичә тәмамлый. Алар 18:00 сәгатьтә башлана.
Шәһәрнең җәмәгать киңлекләрендә бәйрәм программасы гыйнвар уртасына кадәр дәвам итәчәк. Барлыгы 100 дән артык бушлай кышкы чара оештырылачак. Булачак вакыйгалар, шугалак һәм чаңгы трассалары, шулай ук пиротехниканы куллану мәйданчыклары турында KZN.RU порталындагы махсус бүлектә белергә була.