Турнир бөтен илдән 350 иң көчле ишкәкчене җыячак.
Фото: Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы
(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче июль). Казан чираттагы зур спорт турнирын – Ишү спорты буенча Россия кубогын уздыру урынына әйләнде. Турнир бөтен илдән 350 гә якын иң көчле ишкәкчене җыячак, алар арасында 2020 елгы Олимпия уеннарының көмеш призерлары Анна Пракатень һәм Елена Орябинская, шулай ук Токия олимпиадасы финалисты, ишү-индор буенча дөнья чемпионы Александр Вязовкин да бар.
Ярышлар 1 нче июльдән 4 нче июльгә кадәр Ишү спорты төрләре үзәгендә узачак. Моннан тыш, турнир кысаларында җәйге спорт төрләре буенча I Бөтенроссия спартакиадасында катнашу өчен җыелма командалар сайлап алыначак, ул августта Мәскәү янындагы «Озеро Круглое» тренировка үзәгендә узачак. Ярышлар планы 2024 елгы Олимпия уеннары программасына охшатылачак һәм Россия спортчылары өчен сезонның төп старты булачак, дип хәбәр иттеләр ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәтендә.