В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Илнең төп җыелма командасы составына «Динамо – Ак Барс»тан 7 спортчы керде.
Фото: ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче июль). Казанда чирәмдәге хоккей буенча Милләтләр кубогы старт алды. Россиянең ир-атлар милли командасын «Динамо – Ак Барс» клубының баш тренеры Араик Маргарян җитәкли.
Милләтләр кубогында ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында дүртәр команда – Россия милли һәм яшьләр җыелма командалары, Беларусь Республикасының милли һәм яшьләр җыелма командалары көч сынашачак.
Илнең төп җыелма командасы составына «Динамо – Ак Барс» чирәмдәге хоккей клубыннан 7 спортчысы керде: капкачылар Марат Гафаров һәм Иван Ожерельев, сакчы Семен Матковский, ярымсакчы Николай Янкун, һөҗүмчеләр Павел Голубев, Илфат Җамалетдинов һәм Алексей Соболевский.
Төп трофей өчен көрәштә беренче уеннар бүген уза, ә хәлиткеч ярышлар 25 нче июльдә узачак, дип хәбәр итә «Динамо – Ак Барс» матбугат хезмәте.
Турнир матчлары чирәмдәге хоккей үзәге стадионында узачак. Халыкара ярышлар РФ Спорт министрлыгы һәм Россиянең чирәмдәге хоккей федерациясе тарафыннан оештырылды.