В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярашлыр 3 мартта старт ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы февраль). 3 мартта “Казан” халыкара ат спорты комплексында Top sprint чаңгы узышлары буенча Казан Мэры Кубогына ярышлар үтәчәк. Катнашучыларны теркәү башланды. Ярышларга керү бушлай.
Чаңгыда йөри алучы һәр 17 яшьтән узган кеше ярышларда катнаша ала. Үзең белән паспорт, расланган медицина белешмәсе һәм спорт иминият полисы булырга тиеш. Теркәлү өчен акча алынмый.
Ярышларда 200 спортчы катнашыр, дип көтелә, бүгенге көндә 70 кеше теркәлгән. Абсолют җиңүчегә – 25 мең сум, икенче урынга – 15 мең сум, өченче урынга 10 мең сум биреләчәк.
Ярышлар 12.00 сәгатьтә Казан ипподромында (Патрис Лумумба ур., 47а, корп.1) узачак.
Top sprint Казан чаңгы ярышлар һәм биатлон федерациясе тарафыннан шәһәр Башкарма комитет ярдәме белән оештырыла. Катнашу өчен 2 мартка кадәр сылтама буенча теркәлергә кирәк.