Ярышлар декабрьгә планлаштырылган
Фото: «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы
(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы октябрь). 9-13 нче декабрьдә Казанда халыкара форматта Синхрон йөзү буенча Россия федерациясе Кубогы узачак. Бу хакта Россиянең Синхрон йөзү федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Ярышларда Россия командалары катнашачак, шулай ук башка илләрдән дә спортчылар килер дип көтелә. Тиешле карарны Федерация башкарма комитеты раслады.
Исегезгә төшерәбез, Казанда фигуралы шуу буенча Россия Гран-при этабы да узачак. ТР башкаласында чыгышлар 10-13 нче ноябрьдә булачак.