В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
ТР башкаласында Россиядән, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән 2000 нән артык спортчы җыелачак
10 апрельдән 14 апрельгә кадәр Казан «Ак Барс кубогы» каратэ буенча халыкара һәм бөтенроссия ярышларын кабул итәчәк, дип хәбәр иттеләр физик культура һәм спорт комитетында.
Бу көннәрдә Татарстан башкаласында Россия, Белоруссия, Сербия, Венгрия, Камерун, Кот-д’Ивуар, Иран, Мисыр, Төркия һәм Урта Азия дәүләтләреннән 2000 нән артык спортчы җыелачак. Рейтинг турниры иң яхшы спортчыларга каратэ буенча Россия Кубогының финал этабында катнашу хокукы бирәчәк. Шулай ук көрәшчеләр каратэ буенча «халыкара класслы спорт мастеры» исемен бирү өчен нормативларны үтәргә мөмкинлек алачак.
«Ак барс кубогы» кысаларында 10 апрельдә каратэ буенча Олимпия Уеннарының бронза призеры Габор Харспотаки (Венгрия) спортчылар өчен мастер-класс уздырачак. Шул ук көнне судьялары комитеты рәисе, халыкара категория реферисы Алексей Сорокин тренерлар һәм судьялар өчен семинар уздырачак.
Ярышлар 11 апрельдән 13 апрельгә кадәр «Ак Барс» көрәш сараенда (Әмирхан ур., 1г) узачак. Керү ирекле, дип ачыклык керттеләр оешмада.
Турнирны оештыручылар – Россия каратэ федерациясе һәм ТР Хөкүмәте һәм Спорт министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы каратэ федерациясе.