Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.12.2020, 09:49

Казан Ратушасында Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына әзерлек кысаларында түгәрәк өстәл узды

Евгения Лодвигова Казанның милли һәм мәдәни автономияләре җитәкчеләре белән киләсе елга планнар турында сөйләште.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче декабрь, Алена Мирошниченко). Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына әзерлек кысаларында түгәрәк өстәл Казан Ратушасында узды. Утырышны шәһәр вице-мэры Евгения Лодвигова уздырды. Ул Казанның милли-мәдәни берләшмәләре җитәкчеләре белән киләсе елга планнар турында фикер алышты. Чарада чуваш, татар, рус, удмурт азәрбайҗан, грузин, мари, мордва, башкорт һәм башка оешма вәкилләре катнашты.

«Конфессияара татулык шәһәр сәясәтендә төп өстенлекләрнең берсе булып тора. Быел Казан мәктәпләрендә 141 меңнән артык укучы шөгыльләнә, шуларның 51%-ы – татарлар, 43%-ы – руслар, 6%-ы – шәһәр территориясендә яшәүче йөздән артык башка милләт вәкилләре. Туган телне өйрәнү өчен Казанда өстәмә белем бирү системасы аша төрле халыклар балалары өчен төркемнәр оештырылды», – дип сөйләде Евгения Лодвигова. Ул билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан башкаласының югары уку йортларында дөньяның йөздән артык иленнән 13 мең студент белем ала. Күпсанлы милли чаралар муниципаль мәдәният учреждениеләрендә үткәрелә. Әйтик, шәһәр мәдәният йортларының милли коллективларында бүгенге көнгә 6 меңнән артык кеше шөгыльләнә.

Шәһәр Башкарма комитетының Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Илнур Шакиров Казанда 500 бала укый торган «Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе» мәгариф үзәге эшләвен билгеләп үтте. Биредә аларның чит телләр, Казанда яшәүче халыкларның телләрен өйрәнү, аларның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән танышу мөмкинлеге бар. Казанның «Сиони» грузин милли-мәдәни автономиясе рәисе, Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе директоры Маринэ Хухунашвили учреждениедә 19 милли берләшмә бар, хәзерге вакытта аларның 15-ендә дәресләр уза, дип өстәде. ТР әзербайҗаннар региональ иҗтимагый оешмасы идарәсе әгъзасы Джейхун Исаев ассызыклаганча, якшәмбе мәктәпләре укытучыларына ярдәм итү һәм мотивацияләү мөһим.

Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев быел оешманың 2021 елга чаралар планын эшләүдә актив катнашуын әйтте. «Без бу планга республикада тәкъдим ителгән һәр халыкны максималь рәвештә кертергә тырышабыз», – дип ышандырды ул. Казанда киләсе елда Россия төбәкләреннән һәм БДБ илләреннән төрле халыкларның танылган шагыйрьләре һәм язучылары белән очрашу планлаштырыла. Шулай ук Татарстан халыклары ассамблеясе «Туган киңлекләр» Бөтенроссия пленэрын һәм Бөтенроссия хорлар фестивален уздырырга тәкъдим итте. К.Яковлев план ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан расланачак, ә аннан соң аны тормышка ашыру турында республиканың милли оешма вәкилләре белән бергә фикер алышу булачак, дип өстәде.

Түгәрәк өстәл барышында Евгения Лодвигова шәһәрнең киләсе елда чаралар оештыруда милли-мәдәни автономияләргә ничек ярдәм итә алу турында фикер алышырга тәкъдим итте.

М.Хухунашвили Грузия милли-мәдәни автономиясе вәкилләре күптән инде грузин чыгышлы Россия дәүләт эшлеклесе Михаил Баратаевка истәлек тактасы урнаштыру инициативасы белән чыгарга тели, дип сөйләде. Әмма моның өчен шәһәр Мэриясе белән берлектә элмә тактаны урнаштыру урынын билгеләргә кирәк.

К.Яковлев Казан урамнарында төрле халыкларның әһәмиятле шәхесләренең исемнәрен мәңгеләштерергә тәкъдим итте.

ТР мордваларының милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Наталья Сабитова СССР Герое Михаил Девятаевка һәйкәл кую урыны буенча инициатива белән чыкты. Совет очучысы-истребителе Казан елга портында эшләгәнлектән, аның гаиләсе һәйкәлне нәкъ менә шунда урнаштырырга тели.

ТР удмуртларының милли-мәдәни автономиясе идарәсе рәисе Андрей Герасимов һәм Казан мариларының милли-мәдәни автономиясе идарәсе рәисе Людмила Мусихина ТР башкаласына еш кына удмурт һәм мари милли коллективлары килүен сөйләделәр.

Түгәрәк өстәл эшендә шулай ук Казан шәһәр Думасы секретаре Альбина Рафикова, Казан шәһәр Думасы депутаты, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссия рәисе Гүзәл Сәгыйтова һәм башкалар катнашты.

Искәртеп узабыз, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең ТР Дәүләт Советына юлламасында 2021 елны Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы дип игълан итте. Иң мөһим вакыйгаларның берсе Бөтенроссия халык санын алу булачак.

Фоторепортаж
Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына әзерлек кысаларында түгәрәк өстәл
Видеорепортаж
11.12.2020 09:57
Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына әзерлек кысаларында түгәрәк өстәл
Барлык яңалыклар