Казан кунакларына консультацияләрне Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре бирәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче май). Футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионаты алдыннан һәм аны уздыру вакытында, ягъни 15 майдан 15 августка кадәр, турнир җанатарлары һәм катнашучылары өчен Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең кайнар линиясе тәүлек буе эшләячәк.
Кулланучылар хокукларын яклау, санитар һәм эпидемиологик надзор мәсьәләләренә кагылышлы сорауларны 8-800-555-49-43 телефоны аша биреп булачак. Россиядә теркәлгән телефон номерыннан шалтырату түләүсез була, дип хәбәр итә Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.