Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.01.2021, 10:27

Казанда күпфатирлы йортларның түбәләрен көндәлек режимда кардан һәм боздан чистарталар

Түбәләрне чистарту өчен идарәче компанияләр һәм биналарның милекчеләре җаваплы.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы гыйнвар). Казанда кискен җылыну фонында юлларны һәм ишегалларын чистарту белән беррәттән йортларның түбәләрен кардан, боздан һәм боз сөңгеләреннән чистарту да актуаль мәсьәләләрнең берсе булды. Бу эш көн саен алып барыла, аңа хәзерге вакытта 236 кеше җәлеп ителгән. Түбәләрне чистарту өчен биналарның милекчеләре җаваплы.

4 көн эчендә – 22-нче гыйнвардан 25-нче гыйнварга кадәр – Казанда 258 авыш түбә чистартылган. Гамәлдәге нормаларга караганда, авыш түбәләрдә 30 сантиметрдан артык кар туплану рөхсәт ителми, ә җепшек көннәрдә карны азрак калынлыкта да ташларга кирәк, дип хәбәр иттеләр Торак-коммуналь хуҗалык комитетында. Йомшак түбәләрне кардан чистартмыйлар, тышкы су агып төшә торган торба белән авыш рулонлы түбәләрдәге улакларны исәпкә алмаганда. Шулай ук түбәләрне чистарту эшләре барлык түбә төрләрендә, балкон һәм козырекларда кар өемнәре барлыкка килгәндә башкарыла.

Шулай ук кирәк очракта боз һәм боз сөңгеләрен чистарту буенча да эшләр алып барыла.

«Түбәләрне чистарту өчен биналарның милекчеләре һәм башка хокук ияләре җаваплы. Күпфатирлы йортлар белән идарә иткәндә моның өчен идарәче оешмалар, торак милекчеләре ширкәтләре, торак төзелеш кооперативлары җавап бирә, – дип аңлаттылар Торак-коммуналь хуҗалык комитетында. – Эшләрне башкарганда барлык саклык чараларын күрергә кирәк: түбәләрне тәүлекнең якты вакытында гына чистартырга, кар ташлана торган участокларны киртәләргә. Ишегалдында түбәдән ташланган кар һәм боз тиешле урыннарга күчерелергә тиеш».

Йорт түбәсеннән карны тиешле күнекмәләре булган һәм биеклек эшләренә өйрәтелгән хезмәт күрсәтүче оешма хезмәткәрләре чистарта, дип өстиләр белгечләр. Катлаулы очракларда эшләрне сәнәгать альпинизмы технологияләрен кулланып, биеклеккә менеп эшләү хокукына ия махсус оешмалар башкара.

Балкон козырекларыннан кар бүрекләрен һәм бозларны бина милекчеләре үзләре чистартырга тиеш. Торак-коммуналь хуҗалык комитеты белгечләре сүзләренә караганда, бу хезмәт өчен идарәче оешмага аерым эш хакы түләп мөрәҗәгать итү яхшырак, чөнки аларны чистарту өчен квартплатага акча салынмаган.

Казанда түбә чистарту белән беррәттән, ишегалларында һәм кварталара юлларда кар чистарту эше дәвам итә. Бүгенге көндә подрядчы оешмалар тарафыннан 4008 ишегалдының 3758-е чистартылган, дип хәбәр иттеләр Торак-коммуналь хуҗалык комитетында.

Түбәне чистарту буенча гаризаны «Ачык Казан» сервисында яки 063 телефоны буенча калдырырга мөмкин.

Барлык яңалыклар