Йөгереш «УРАМ» экстрим-паркында һәм Юдинодагы «Локомотив» стадионында узды
Фото: Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы сентябрь). 18,7 мең кеше Казанда «Милләтләр кроссы – 2023» бөтенроссия йөгерү көненә кушылды. Иң яшь катнашучы – биш яшьлек Яна Скузлова, иң олысы 76 яшьлек Клавдия Николаева булды.
18 мең йөгерергә яратучыны «УРАМ» экстрим-паркы җыйды. Алар белән бергә стартка профессионал спортчылар, спорт ветераннары һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән шәһәр кешеләре чыкты.
Программага «Яшәү яме» проектының «Озын гомер уеннары» кысаларында балалар, ветераннар һәм пенсионерлар өчен 1 км га җиңел атлетика йөгерешләре, сәламәтлек мөмкинленкләре чикләнгән шәһәрлеләр катнашында «Игелекле Казан» хәйрия йөгереше кертелде.
ГТО нормативларын тапшыру кысаларында егетләр һәм кызлар, шулай ук спорт мәктәпләре тәрбияләнүчеләре арасында старт йөгереше оештырылды. Барлык теләүчеләр өчен 3 км га финал массакүләм йөгереше оештырылган иде.
Тагын 700 кеше Юдино поселогында «Локомотив» стадионында җыелды. Биредә 4, 6, 8 һәм 12 км озын дистанцияләрне профессиональ һәм һәвәскәр спортчылар үтте. Җиңүчеләргә кубоклар, медальләр, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды, дип хәбәр итте оештыручылар.