Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.10.2023, 10:48

Тәре йөреше Казанда 4 нче ноябрьдә узачак

Бу көнне шәһәрдә берничә урам буенча хәрәкәт чикләнәчәк

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы октябрь, Диана Жиленкова). Православие христианнары Казан Изге Ана иконасын данлау бәйрәмен 4 нче ноябрьдә билгеләп үтәчәк. Бу көнне традицион тәре йөреше узачак, аның маршруты буенча транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк, дип хәбәр итте Башкарма комитеттагы эшлекле дүшәмбедә иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Илнур Шакиров.

«Тәре йөреше маршруты буенча хәрәкәтне туктату турында мәгълүматны халыкка мөмкин кадәр күбрәк җиткерүегезне сорыйм, – дип йөкләде Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров. – Мин массакүләм мәгълүмат чараларына мөрәҗәгать итәм, кешеләр бу вакытта нинди урамнар ябык булачагын белсеннәр һәм аңлап якын килсеннәр иде. Хокук саклау органнары иминлекне тәэмин итүдә ярдәм итәрләр дип өметләнәм».

Илнур Шакиров җиткергәнчә, Благовещенск соборында гыйбадәт 4 нче ноябрьдә 7:30 сәгатьтә башлана. Аннары дин тотучылар Казан Кремле янындагы гыйбадәтханәдән һәм соңыннан Батурин – Карл Маркс – Миславский урамнары буйлап Богородица монастырена кадәр тәре йөреше белән үтәчәк.

Шуңа бәйле рәвештә 4 нче ноябрьдә 7:00 сәгатьтән 10:30 сәгатькә кадәр тәре йөреше маршруты буенча юл хәрәкәт өчен ябык булачак. Шулай ук 3 нче ноябрьнең 20:00 сәгатеннән 4 нче ноябрьнең 10:30 сәгатенә кадәр Миславский урамын автомобильләр парковкасы өчен ябачаклар.

«Шәһәр хезмәтләре чараны оештыруда тулы ярдәм күрсәтәчәк. Хокук саклау органнары тарафыннан җәмәгать тәртибен һәм дин тотучыларның иминлеген тәэмин итү өчен кирәкле чаралар күреләчәк», - дип билгеләп үтте спикер.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 30.10.2023
Видеорепортаж
30.10.2023 11:19
Тәре йөреше Казанда 4 нче ноябрьдә узачак
Барлык яңалыклар