В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу көнне шәһәрдә берничә урам буенча хәрәкәт чикләнәчәк
Фото: Денис Гордийко
«Тәре йөреше маршруты буенча хәрәкәтне туктату турында мәгълүматны халыкка мөмкин кадәр күбрәк җиткерүегезне сорыйм, – дип йөкләде Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров. – Мин массакүләм мәгълүмат чараларына мөрәҗәгать итәм, кешеләр бу вакытта нинди урамнар ябык булачагын белсеннәр һәм аңлап якын килсеннәр иде. Хокук саклау органнары иминлекне тәэмин итүдә ярдәм итәрләр дип өметләнәм».
Илнур Шакиров җиткергәнчә, Благовещенск соборында гыйбадәт 4 нче ноябрьдә 7:30 сәгатьтә башлана. Аннары дин тотучылар Казан Кремле янындагы гыйбадәтханәдән һәм соңыннан Батурин – Карл Маркс – Миславский урамнары буйлап Богородица монастырена кадәр тәре йөреше белән үтәчәк.
Шуңа бәйле рәвештә 4 нче ноябрьдә 7:00 сәгатьтән 10:30 сәгатькә кадәр тәре йөреше маршруты буенча юл хәрәкәт өчен ябык булачак. Шулай ук 3 нче ноябрьнең 20:00 сәгатеннән 4 нче ноябрьнең 10:30 сәгатенә кадәр Миславский урамын автомобильләр парковкасы өчен ябачаклар.
«Шәһәр хезмәтләре чараны оештыруда тулы ярдәм күрсәтәчәк. Хокук саклау органнары тарафыннан җәмәгать тәртибен һәм дин тотучыларның иминлеген тәэмин итү өчен кирәкле чаралар күреләчәк», - дип билгеләп үтте спикер.