В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
19 гыйнварда купельләр 22:00 гә кадәр эшләячәк
Якшәмбе көнне православ христианнар Хач ману бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр. Бу көнне шәһәр храмнарында бәйрәм гыйбадәтләре узачак, ә 11:00 сәгатьтән суны тантаналы рәвештә изгеләндерү булачак. Казанда купельләр 19 гыйнварда гына 22:00 гә кадәр эшләячәк. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә җәмәгать оешмалары белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Илгиз Сарманов хәбәр итте.
Суга чумылдырулар дүрт урында узачак:
Ферма шоссесы ягыннан Югары Кабан күлендә (кафе янында);
Югары Кабан күлендә Борисково урамындагы 54 нче йорт янында;
Изге Мәрьям Ана иконасы чиркәве янындагы «Живоносный источник» часовня-купелендә (5 нче Кадыш ур., 12);
Федосеев урамы, 49 (Изге Преподобная Бөек газап чигүче Евдокия гыйбадәтханәсе янындагы купельдә).
Йола үткәрү урыннарында гражданнарның иминлеген тәэмин итү өчен гражданнарны яклау хезмәткәрләре, ашыгыч медицина ярдәме һәм полиция хезмәткәрләре җәлеп ителә, дип йомгаклады спикер.