Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.08.2022, 11:07

Сабантуй мизгелләре, республика пейзажлары һәм шәһәр көнкүреше: «Хәзинә»дә «Мин исән» күргәзмәсе ачылды

Экспозициядә Россиянең атказанган рәссамы һәм Татарстанның халык рәссамы Шамил Шәйдуллинның эшләре тәкъдим ителгән.

Фото: ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче август). Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясында рәссам Шамил Шәйдуллин истәлегенә «Мин исән» дип исемләнгән күргәзмә ачылды.

Экспозициядә – шәһәр һәм авыл халкының тормышы һәм көнкүреше, республика пейзажлары. Шулай ук тамашачыларның игътибарын Сабантуй мизгелләре төшерелгән картиналар җәлеп итәчәк – нәкъ менә Шамил Шәйдуллин Сабантуй милли бәйрәмен беренчеләрдән булып аның күпсанлы образларында һәм сюжетларында сурәтләгән. Моннан тыш, күргәзмәдә рәссамның Габдулла Тукай иҗаты призмасы аша ачык яңгыраган татар халкы тарихы һәм мәдәниятенең чагылышын рәсемнәрендә күрергә мөмкин булачак.

«Хәзинә»дә рәссамның иҗади мирасының якынча 2% ы тәкъдим ителгән, ул пейзаж, портрет, натюрморт, графика, тематик әсәрләр, шулай ук хәзерге заман сәнгате теориясе буенча фәлсәфи хезмәтләр жанрларындагы 3300 дән артык картина иҗат иткән.

Картиналарны 4 нче сентябрьгә кадәр күрергә мөмкин булачак, дип хәбәр итә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның матбугат хезмәте.

Шамил Шәйдуллин (1947-2021) – татар һәм Россия рәссамы, Татарстан милли сәнгатенең алдынгы вәкиле. Тәтеш районының Берлек авылында туган, кечкенә чагында ук Казанга күчеп килә. Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында укый, аннары И.Е.Репин исемендәге Ленинград рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура институтында белем ала. 1980 елда Казанда Россия сәнгать академиясенең иҗат остаханәсен тәмамлый. 1987 елда аңа – «ТАССРның атказанган рәссамы», 1997 елда – «ТР Халык рәссамы», 2013 елда «Россиянең атказанган рәссамы» исеме бирелә. 45 елдан артык иҗат биографиясендә рәссам бик күп матур картиналар иҗат итә. Аның иҗади принциплары XX һәм XXI гасыр башындагы сәнгатьнең төп юнәлешләрен, яңа чор һәм яңа заман идеяләрен тормышка ашыралар.

Барлык яңалыклар