Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.11.2020, 13:00

Казанның «Манеж» үзәгендә узган күргәзмәдә Госман империясе костюмнарын тәкъдим итәчәкләр

Экспозициядә – заманча төрек дизайнерлары тарафыннан эшләнгән егерме бер костюм.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы ноябрь). 13-нче ноябрьдә «Казан Кремле» Музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмә залында «Кафтан. Госманлы империясе костюмнары заманча төрек дизайнерлары күзлегеннән» дип аталган күргәзмә ачылачак.

Күргәзмәдә традицион төрек киемен һәм сәнгатен өйрәнү фәнни-белем бирү институты – Анталья шәһәренең Олгунлашма институты һәм Олгунлашма Сабанджи институты дизайнерлары тарафыннан тудырылган үзенчәлекле сарай госман киемнәре реконструкцияләре тәкъдим ителәчәк.

Костюмнар әзерләгәндә ефәк, бәрхет, тафта, сатин, шифон, мех, парча, киндер тукымалар файдаланылган. Бизәнү әйберләре сыйфатында алтын һәм көмеш җепләрдән аппликацияләр һәм нашивкалар, пайеткалар, энҗеләр һәм сәйләннәр, инглиз челтәрләре һәм гипюр кулланылган. Төрек традицион һәм ефәк баудан чигүләр, сыру, алтын тегү, драпировка, төймә элгечләрен бизәү, энә һәм ыргак белән эшләнгән традицион төрек челтәре ойя кулланылган. Күргәзмәдә барлыгы егерме бер костюм бар.

Күргәзмә Казанда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы хезмәттәшлеге белән «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы, Ю.Эмре исемендәге институт ярдәмендә Төркия Республикасының Генераль консуллыгы тарафыннан оештырылды.

Күргәзмә 16.00 сәгатьтә ачылачак. Ул үз эшен 13-нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.

Барлык яңалыклар