Музыканы Bubblegum диджее әзерли
6 июльдә Кабан күлендә «Сапкультура» фестивале узачак. Программада: спорт, гаилә һәм костюмлы йөрүләр. Тамашачыларны Ишкәкле спорт төрләре үзәге спортчыларыннан байдаркаларда һәм каноэларда ишү буенча чыгышлар да көтә.
Кунаклар өчен шулай ук су тамашасы әзерләделәр: виндсерферлар, «драконнар»да һәм электрогидрофойлларда чыгыш ясаучылар. Бәйрәм атмосферасын Bubblegum диджееннан музыкаль бизәлеш тулыландырачак.
Чарада катнашу – бушлай, әмма теркәлү узарга кирәк. Спорт йөреше 8:00 дә башлана, гаилә – 11:45, костюмлы– 12:00, дип хәбәр итә Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе.