Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.02.2023, 15:22

Костюмлы уеннар, кәмитчеләр һәм «Петрушка театры»: ТР Милли музеенда Май чабуны бәйрәм итәләр

Шулай ук күргәзмәдә XIX гасырның халык музыка кораллары һәм көнкүреш әйберләре тәкъдим ителәчәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче февраль). ТР Милли музее «Гадел Май чабу» бәйрәм программасын әзерләде. Казанлыларның һәм шәһәр кунакларының кәефләрен кәмитчеләр күтәрәчәк, шулай ук костюмлы уеннар, күргәзмә, спектакль һәм коймак белән чәй эчү көтелә.

Балалар «Петрушка театры» курчак тамашасын карый һәм «Масленица-вертушка» мастер-классында катнаша алачак. Дәрестә бәйрәмнең яшь катнашучылары киләсе яз символын әзерләячәк.

Бәйрәмгә шулай ук ТР Милли музеенда «Май атнасындагы кебек» күргәзмәсе ачылачак. Анда музей фондларыннан Май чабуны бәйрәм итү белән бәйле XIX гасыр предметлары тәкъдим ителәчәк. Алар арасында музыка уен кораллары – гармун, балалайка һәм шакылдавык, шулай ук кошевка-чаналар, чаңгы һәм тимераяклар, шул чорның кышкы киеме, чәйнек-сбитенник һәм самавыр тәкъдим ителәчәк.

Күргәзмәгә килүчеләр бәйрәмнең борынгы заманда ничек билгеләп үтелүен һәм Май чабу атнасы көннәренең нинди әһәмияткә ия булуын беләчәкләр. Экспозиция 1 нче мартка кадәр эшләячәк, керү – музейга керү билетлары буенча.

ТР Милли музеенда бәйрәм программасы 16 нчы февральдә 10:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә учреждениенең матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар