Казанның яшүсмерләр клубларында бу атнада иҗади бушлай чаралар җәелдереләчәк. Яшь шәһәрлеләрне костюмлы кичәгә, «Изумрудное» күленә кадәр сәфәргә, урам биюләре һәм өстәл теннисы буенча мастер-класска чакыралар.
Пастель белән рәсем ясау буенча мастер-класс 18 июньдә «Ника» клубында (Восстания урамы, 59) оештырыла. Балаларны табигать курнешен сурәтләү һәм натюрмортлар ясарга өйрәтәчәкләр, кушылырга теләүчеләрне 16:00 да көтәчәкләр. Шул ук көнне 18:00 сәгатьтә «Борыч» клубында (Ямашев пр., 54/3) шәмдәлләр ясау дәресе оештырыла.
19 июньдә, пәнҗешәмбе көнне, «Яшьлек» клубында (Годовиков ур., 16) урам биюләре буенча мастер-класс була. Кушылырга теләүчеләрне 14:30 да көтәчәкләр. Телефоннар өчен чехолларда рәсем ясау дәресе шул ук көнне 17:00 сәгатьтә «Юни» клубында (Горький шоссесы, 43/1) үткәреләчәк. Катнашу өчен +7(987)288-08-10 телефоны буенча теркәлү узарга кирәк.
График дизайн нигезләренә балалар 20 июньдә 13:00 сәгатьтә «Зенит» клубында (Карбышев урамы, 33) дәрестә өйрәнә алачак. Шул ук көнне 16:00 сәгатьтә «Ритм» клубында (Кутузов урамы, 10а) катнаш техникада рәсем ясау буенча мастер-класс узачак. Егетләр үз костюмнарын 18:00 сәгатьтә «Лада» клубында (Гаврилов урамы, 22) косплей-кичәдә күрсәтә алачак.
Өстәл теннисы буенча мастер-класста яшь шәһәрлеләргә уен күнекмәләрен камилләштерергә, шулай ук туп бирүнең яңа техникаларын үзләштерергә ярдәм итәчәкләр. Дәресләр 21 июньдә 19:00 сәгатьтә «Союз» клубында (Моторная урамы, 31а) узачак.
Якшәмбе көнне, 22 июньдә, «Витамин» клубыннан «Изумрудное» күленә кадәр сәфәр булачак (Державин урамы, 3к3). Теркәлү +7(927)031-66-94 телефоны аша алып барыла. Старт 10:00 да, дип хәбәр иттеләр «Яшүсмер» МБУда.