Килүчеләр ватан космонавтикасы тарихы һәм хәзерге көн космонавтларының көнкүреше белән таныша алачак
«Россия – Минем тарих» тарихи паркында 27 апрельгә кадәр «Космос. Вначале была мечта»мультимедиа күргәзмәсе ачык. Шәһәр халкы һәм кунаклары ватан космонавтикасы тарихы һәм хәзерге чор космонавтларының көнкүреше белән таныша ала.
Күргәзмәгә килүчеләр космик чорның беренче иярчен җибәрүдән һәм Юрий Гагарин очышыннан башлап, кешенең ачык космоска чыгуына һәм орбиталь станцияләр булдыруга кадәр үсешен күзәтә алачак. Мультимедиа стендлары, видеоматериаллар һәм хроникалар Советлар Союзының ничек әйдәп баручы космик держава булуы һәм кешелек тарихында яңа эраны ачуы турында сөйләячәк.
Күргәзмә төп тарихи моментларны да, Россия космонавтикасының агымдагы торышын да колачлый. Олылар һәм балалар орбитада көндәлек тормыш турында, космонавтларның нәрсә белән туклануы һәм очышларга ничек әзерләнүләре, шулай ук космик программа барышында нинди технологияләр эшләнүе һәм соңыннан аларның көндәлек тормышка керүе турында беләчәк.
Күргәзмәнең аерым бүлеге хәзерге көндә космонавт булу процессына багышланган. Килүчеләр кандидатның гариза биргәннән алып космоска очуга кадәр нинди юл узуын беләчәк. Бу һөнәр өчен кирәкле физик, психологик һәм һөнәри сыйфатлар каралачак.
Күргәзмәгә керү ирекле. Экспозиция түбәндәге адрес буенча урнашкан: Оренбург тракты, 8 (2 нче павильон).