В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Милли ризыкны үзмәшгуль кондитер Алинә Шәйхетдинова әзерләгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче сентябрь). Казанның чәк-чәк музеенда яңа гадәти булмаган экспонат – космоста булган чәк-чәк пәйда булды.
Стратосферага очарга һәм чәк-чәкне кире кайтырга махсус очу аппараты ярдәм иткән, анда GPS-трекер һәм температура датчигы куелган. 30 км биеклеккә ирешеп, милли ризык уңышлы гына җиргә төште.
Чәк-чәкне галәмгә җибәрү идеясе Татарстан эшкуарларына килгән, аны үзмәшгуль кондитер Алинә Шәйхетдинова әзерләгән.
«Космик» чәк-чәк инде музейга тапшырылган – ул аның экспонатлары арасында мактаулы урын алып тора, дип хәбәр ителә музейның рәсми аккаунтында.