Авыручыларның 174-е – Казан кешесе.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU 18-нче ноябрь). Татарстанда 271 яңа СОVID-19 авыруы очрагы теркәлгән, шуларның алтысы читтән кайтарылган, калганнары контактлы. 78 кеше хастаханәгә озатылган, 193 өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында – Казанның 174 кешесе, 34 кеше – Яр Чаллыдан, 6 кеше – Питрәч районыннан, бишәр кеше – Алексеевск, Лаеш һәм Түбән Кама районнарыннан, дүртесе – Яшел Үзән, Норлат, Тукай һәм Спас районнарыннан, өчәр кеше – Биектау, Алабуга һәм Чистай районнарыннан, икешәр кеше – Аксубай, Буа һәм Минзәлә районнарыннан, берәр кеше – Азнакай, Баулы, Югары Ослан, Зәй, Кама Тамагы, Лениногорск, Менделеевск, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Саба, Сарман районнарыннан.
18-нче ноябрьгә Татарстанда 34 мең 999 COVID-19 авыруы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 27 мең 598 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 192 кеше – узган тәүлектә.
Коронавирустан прививканы 1 млн 877 мең 913 кеше ясаткан (тәүлеккә үсеш – 20 мең 11), шулардан 1 млн 343 мең 568 кеше икенче прививканы алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә 37 мең 374 яңа авыру очрагы теркәлгән. Илдә 9 млн 219 мең 912 кеше авырган, 7 млн 919 мең 250 кеше сәламәтләнгән.
Исегезгә төшерәбез, коронавирустан прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Алар мәдәният учреждениеләрендә, сәүдә үзәкләрендә, кредит оешмаларында һәм башка урыннарда урнашкан. Адреслары һәм эш режимы KZN.RU порталында махсус бүлектә бастырылган.