В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Авыручылар арасында – 112 казанлы.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче ноябрь). Татарстанда 184 яңа COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән, барысы да элемтә аша. 55 кеше хастаханәгә озатылган, 129-ы өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында – 112 Казан кешесе, 21 кеше – Яр Чаллыдан, 6 кеше – Лаеш районыннан, 5 кеше – Бөгелмә районында, дүртәр кеше – Алабуга, Лениногорск һәм Түбән Кама районнарында, өчәр кеше – Биектау, Зәй һәм Чистай районнарында, икешәр кеше – Аксубай, Әлмәт, Нурлат, Саба һәм Тукай районнарында, берәр кеше – Азнакай, Актаныш, Әлки, Югары Ослан, Мамадыш, Минзәлә, Питрәч, Спас һәм Чирмешән районнарында.
2-нче ноябрьгә Татарстанда 31 мең 144 СОVID-19 йоктыру очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 25 мең 497 кеше савыккан, шул исәптән 153 – узган тәүлектә. Барлыгы 1 млн 603 мең 973 кеше вакцинацияләнгән (тәүлеккә үсеш – 25 мең 620 кеше), шуларның 1 млн 43 мең 594 кеше икенче прививка алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә 39 мең 8 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 8 млн 593 мең 200 кеше авырган, 7 млн 412 мең 631 кеше сәламәтләнгән.
Исегезгә төшерәбез, коронавирустан прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Алар мәдәният учреждениеләрендә, сәүдә үзәкләрендә, кредит оешмаларында һәм башка урыннарда урнашкан. Адреслары һәм эш вакытлары KZN.RU порталында махсус бүлектә урнаштырылган.