В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
62 авыручы Казанда яши.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче октябрь). Татарстанда COVID-19 авыруының 129 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 5-се – читтән кайтучыларда, калганнары – элемтә аша. 23 кеше хастаханәгә озатылган, республиканың 106 кешесе өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 62 кеше – Казанда, 28 кеше – Чаллыда, 5-әр кеше – Яшел Үзән һәм Түбән Кама районнарында, 4 кеше – Әлмәт районында, 3-әр кеше – Азнакай, Аксубай, Буа, Зәй, Тукай районнарында, 2-шәр кеше – Бөгелмә һәм Чүпрәле районнарында, 1-әр кеше – Апас, Кукмара, Мамадыш, Нурлат, Питрәч, Сарман районнарында яши.
18-нче октябрьгә Татарстанда COVID-19 авыруының 28 мең 716 очрагы теркәлгән. Пандемия чорында 24 мең 158 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 33 кеше узган тәүлек эчендә. Барлыгы 1 млн 258 мең 446 кеше вакцина ясаткан (ял көннәрендә үсеш – 33 мең 230), шуларның 987 мең 370-е икенче прививканы алган.
Федераль оператив штаб мәгълүматларына караганда, Россиядә тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 34 мең 325 яңа очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 8 млн 27 мең 12 кеше авырган, 7 млн 17 мең 55 кеше сәламәтләнгән.